Яр Чаллының биш мәктәбен яңа директорлар җитәкләде
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең яңа директоры – Лиза Нәбиуллина . Моңа кадәр ул 58 нче гомуми белем бирү мәктәбе директоры иде. Педагог «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Бөре дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.