Чаллыда яңа уку елына мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кабул итү бара
Бу атнада Яр Чаллыда мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды. Акцияне оператив һәм нәтиҗәле уздыру максатыннан һәр районда икешәр эш төркеме булдырылды. Кабул итүдә эш төркемнәре белән бергә шәһәр Советы депутатлары – мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары да катнаша.