Хәзер 02:27 , 16.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәп еллары шулай башлана" бәйрәме узды

Гаилә коруга ярдәм итү үзәгендә беренче сыйныф укучылары өчен «Мәктәп еллары шулай башлана» дип исемләнгән традицион бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәренең гаиләләреннән 16 беренче сыйныф укучысы катнашты.

"Шатлык" яшьләр үзәге актерлары әкияти белем бирү программасы үткәрделәр. Ата-аналар һәм балалар уеннарда, конкурсларда, интерактивларда бик теләп катнаштылар. Шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр дә. Бәйрәм чарасы бүләкләр, баллы эчемлекләр тапшыру белән тәмамланды. «Мадагаскар» кинотеатрындагы барлык гаиләләр өчен «Миа һәм мин» мультфильмын хәйрия бәйрәм кәефен күтәрде.

Кабул итү графигы