Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли, аларның 3 764е – мәктәпләрдә педагогик хезмәткәрләр, 3 399ы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 2 191е – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, 555е – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар.