1 сентябрьдән яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде
1 сентябрьдән яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде.
1 сентябрьдән яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде.
Наил Мәһдиев ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевка төзелә торган Җәмигъ мәчетен күрсәтте. Очрашуда шулай ук объектны төзүдә ярдәм итүче меценатлар да катнашты.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган күп санлы чаралар узды.
Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында «Чәчәк ат, туган Татарстаным» дигән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрнең 400 кешесе өчен «Шатлык» һәм «Нур» яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Ипподромда ат спорты һәм милли көрәш буенча ярышлар тәмамланды, нәтиҗәдә иң яхшы җайдаклар һәм абсолют батыр билгеләнде
Ипподромда Татарстан Республикасы көненә багышланган көрәш тәмамланды. Нәтиҗәдә, 2005 елда туган, "Витязь" мәктәбендә тәрбияләнүче Айзат Гыйниятуллин җиңүче булды.
Яр Чаллыда Республика көне уңаеннан беренче чаралар Сидоровка паркында узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлады. Котлауларга Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Шәһәр Советы депутаты Рубина Бадикова , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да кушылды.
Яр Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурска йомгак ясалды. Биш номинациядә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
Бүген Яр Чаллыда көтеп алынган «Акварель-2021» чәчәкләр бәйрәме уза. Аның символы -ачыклыкны, зирәклекне, матурлыгын гәүдәләндерүче кыңгырау чәчәге. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул барлык тәкъдим ителгән экспозицияләрне, шул исәптән мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән чәчәк картиналарын карап чыкты.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Барлык вакыйгалар шәһәр афишасында тәкъдим ителгән. Алар 29 августта башланачак һәм 30 августта тәмамланачак.
Комсомол районында С.П. Титов исемендәге скверда 17А микрорайонында яшәүчеләр катнашында ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Шәһәр Советы депутаты Евгений Залогин , Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
Яр Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында шул исемдәге скверда күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты.
Яр Чаллыда «Балалар сәнгать мәктәбенең аерым статусы: актуаль мәсьәләләр, тәҗрибә, инновацияләр һәм хәзерге заман мәгарифенең перспективалары» дигән ачык республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
26 август көнне 16:00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган.
ТР Президенты ярдәме белән һәм «ЮНЕСКО» эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында «Наше время – Безнең заман» XI Фестивале узачак. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Күп еллар дәвамында чәчәк фестивале Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелә. Быел «Акварель-2021» чаллылыларның күзләрен ике көн дәвамында, 29 һәм 30 августта сәгать 10:00нан, сөендерәчәк. Чәчәк сыннары Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәрге участокта урнашачак. Килгән кунаклар өчен чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсе оештырылачак.
Республика фестиваленең төп вакыйгалары бүген 13:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында башланачак. Тантаналы ачылышта Татарстанның һәм Россия регионнарының фин-угыр халыкларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук этно-фьюжн яшьләр коллективлары катнашачак. Фестиваль шәһәрдә инде җиденче ел рәттән үткәрелә, әмма мондый масштабта беренче тапкыр.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрының төзелеш мәйданчыгында киңәшмә үткәрде.
Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләр өч тугандаш Идел буе республикалары – Удмуртия, Марий Эл һәм Мордовиянең халык иҗаты традицияләре белән танышачак.
Фестивальнең төп вакыйгалары 21 августта Азатлык мәйданында үтәчәк, анда 13:00 сәгатьтә фестивальне ачу тантанасы башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль шәһәрдә инде җиденче ел рәттән уздырыла.