URBANTATAR интернет-радио проекты татар яшьләре форумында беренче урынны яулады
Яр Чаллыда алтынчы тапкыр татар яшьләренең иң зур проектларының берсе – «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ 2021» узды.
Яр Чаллыда алтынчы тапкыр татар яшьләренең иң зур проектларының берсе – «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ 2021» узды.
21 октябрьдә «Нарын-Кала» Дербент цитаделе территориясендә гауптвахта бинасында «Туган Тел - халык җаны» күргәзмәсе ачылды.
23 октябрьдә Яр Чаллыда алтынчы тапкыр шәһәрнең иң эре татар яшьләре проектларының берсе - "ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ 2021" узачак. Чара 9:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә башлана.
14 нче Балалар-яшүсмерләр үзәгендә Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары сезоны башланды. «Шатлык» яшьләр үзәгендә мәктәп лигасы фестивале узды, анда шәһәрнең белем бирү учреждениеләренең 13 командасы катнашты.
Яр Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларының V «Йөрәкләр бердәмлеге»Республика фестивале узды. Чараның даими оештыручысы - "Яр Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге»
Пәнҗешәмбе, 21 октябрьдә, Орган залында La Primavera Казан камера оркестры чыгыш ясаячак. Ул ике концерт бирәчәк: «Пушкин картасы»на ия булган яшьләр өчен "Мелодии из мобильника" программасы белән көндезге һәм һәркем өчен исәнләнгән - кичке концерт.
Түбән Камада «Наше время - Безнең заман» IX ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зональ этабы гала-концерты узды. Сайлап алу турының ике көнендә жюри «Бию юнәлеше», «Музыкаль юнәлеш» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә номерларны бәяләделәр. Бу көннәрдә Халык иҗаты йорты сәхнәсе Татарстанның 8 муниципаль районыннан 300дән артык катнашучыны кабул итте.
2021 елның 14-17 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Миллине актуаль итеп» проект офисы кысаларында «Таба» этно-проектлар яшьләр форумын гамәлгә ашыра.
Хәзерге вакытта сүтү һәм түбә ябу эшләре бара.
Яр Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды. Очрашу татар драма театрында үткәрелде.
Азатлык мәйданында шәһәр мэриясе бинасы янында вакытлы мемориал урнаштырылган, анда Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салырга, шәмнәр кабызырга мөмкин.
Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында Чаллы рәссамы Гүзәл Исаеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Чаллы картиналар галереясе һәм рәссам коллекцияләре фондларыннан рәсем сәнгате әсәрләре, графика әсәрләре экспозициясе хәзерге заман кешесенең проблемалы темасын ачып бирә.
11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр La Primavera Казан камера оркестры Татарстан шәһәрләре буенча концерт туры белән сәяхәт кылачак. Турның беренче концерты 11 октябрьдә безнең шәһәрдә узачак. Бу көнне тамашачыларны берьюлы ике концерт көтә:«Пушкин картасы»на ия булган яшьләр өчен "Кәрәзле телефоннан көйләр" программасы, концерт 14:00 сәгатьтә башлана.
Самарада «Волга театральная» төбәкара фестивале тәмамланды. “Мастеровые” рус драма театрының ике бүләк яулады. Александра Джунтини куелышында И.Вырыпаев пьесасы буенча куелган «Танец Дели» спектакле бүләкләнде. "Драма театрында иң яхшы сценография өчен" призын театрның баш рәссамы Елена Сорочайкина алды. Екатерина роле өчен Александра Петрова жюриның махсус призына лаек булды.
Кичә НТВ телеканалы эфирында «Ты супер!» халыкара вокал конкурсының юбилей сезонының йомгаклау сайлап алу көне узды. Проект судьялары соңгы ярымфиналчылар бишлеген атадылар. Алар арасында – 5 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Анастасия Маннапова (укытучысы Юлия Гаврилова). Настя «Как жизнь без весны» (Ю.Ряшенцев сүзләре, В. Лебедев музыкасы) җырын башкарды, жюрины үзенең тавышы һәм таланты белән шаккатырды.
Беренче октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Зур йөк автомобильләре җитештерү буенча дөньяда иң зур завод һәм яңа заманча шәһәр төзегән өлкән буынының хезмәт батырлыгы ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылып куелган һәм аларга бер көн түгел, ә тулы бер декада багышлана. Аларны Яр Чаллы һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре дип яратып атыйлар.
Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда өлкән буын вәкилләре өчен экскурсия оештырылды.
Өлкән буын декадасы кысаларында Комсомол районында 100 яшь чиген узып киткән юбилярларны котладылар.
«Мастеровые» рус драма театры бинасының әзерлеге 38% тәшкил итә. Хәзерге вакытта объектта кирпечтән бүлгеләр һәм тышкы стеналар салына, 4 нче катның монолит вертикаль конструкцияләр урнаштырыла, бизәү эшләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен көйләү эшләре бара. Төзелеш мәйданчыгында 169 кеше эшли.
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында Престиж Кубогына республика интеллектуаль уены узды. Уен параллель рәвештә ике форматта барды: Zoom онлайн платформасында һәм «Нур» яшьләр үзәгендә офлайн-платформада.