Балалар йортында сабыйларны Яңа ел белән котладылар
Яңа ел алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар.
Яңа ел алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар.
Яр Чаллы шәһәренең "Содействие" үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә "Яңа ел могҗизалары" дигән яңа ел акциясе уздырдылар.
«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы культура» федераль проекты кысаларында виртуаль концерт залы ачылды. Проект 2,5 млн сум күләмендә грант акчасына тормышка ашырылды. Бу акчаларга реаль вакыт режимында Россиянең әйдәп баручы мәдәни учреждениеләре концертларын, операларын, мюзиклларын трансляцияләүне оештырырга мөмкинлек бирүче заманча сыйфатлы мультимедиа җиһазлары алынды.
Яңа ел чыршылары марафоны дәвам итә. Бүген мэр чыршысы Орган залында үткәрелде. Барлык кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: « Безгә, өлкәннәргә, бүген сезнең нәтиҗәләрегезгә соклану аеруча күңелле. Алар сезнең укудагы уңышларыгызны, педагогларыгызның, ата-аналарыгызның, сезне мәктәптә, секцияләрдә һәм түгәрәкләрдә укытучы кешеләрнең эшчәнлекләрен күрсәтә. 2022 елда сез шулай ук яхшы укырсыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгызны тыңларсыз дип өметләнәм. Яңа елда барысы да уңышлы булсын!» .
Яр Чаллыда «Яңа ел казы» дип аталган бәйрәм алды тематик ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршында, Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды. Ярминкә мәйданнарына 20 млн сумнан артык суммага 161 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
Мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм активистлары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары һәм башкалар бүген республика Яңа ел чыршысында катнаша. Быел бәйрәм программасы Казанда Баскет-холлда узачак.
Автозавод районында Яңа ел чараларын үткәрү дәвам итә.
А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 нчы медицина профильле "В" сыйныфы укучылары Яңа ел уңаеннан Кама балалар медицина үзәге пациентлары өчен бәйрәм мохите тудырдылар. Кичә алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә травматология бүлеге палаталары буйлап уздылар һәм яшь пациентларга укучыларның ата-аналары белән берлектә җыелган татлы бүләкләрне тапшырдылар.
«Мәдәният һәм мәгариф» курсы тәмамлану уңаеннан, Өченче буын университетының студентлары үз эшләреннән күргәзмә әзерләделәр.
21 декабрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда халык мәдәниятен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Таткультресурсцентр" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен күчмә семинар үткәрде.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Иван Николаевич Канидиев бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк. Интерактив спектакль урамда, шәһәрнең Яңа ел мәйданчыкларында үткәреләчәк. Халыкны тамаша персонажлары – кар бабайлар белән турыдан-туры аралашу көтә.
ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Чаллы язучылары – Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Әлфия Ситдыйкова да бар.
Бүген Яр Чаллыда махсус маршрут старт алды. Беренче пассажирлар – 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары, бу «Электротранспорт» һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музееның уртак проекты.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел тылсымы үткәрергә тәкъдим итте. « Без сезнең белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар өчен игелекле эш башкара алабыз. Яхшы мисал бар – Андрей Геннадьевич Фомичев безнең хезмәттәшләребез Евгений Залогин һәм Сергей Хлебников белән – 4 номерлы поликлиникада булдылар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Автозавод районының Җиңү паркында чаллылылар «Могҗизалар көткән дөнья» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар. Чара программасында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең, «Бисеринки» балалар хореография мәктәбенең, 17 нче балалар хореография сәнгатенең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кыш Бабай һәм Кар Кызы шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, «Маскарад костюмы» конкурсына йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Быел бәйрәмне оештыручылар барлык кунакларга үзләрен балалар итеп тою мөмкинлеге бүләк итте, шуңа күрә бәйрәмнең төп темалары икәү: бал-маскарад һәм әкиятләр.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без Россия гражданнары!» ел саен үткәрелә торган республика иҗади конкурсы башланды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе.
15 декабрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Игелекле Татарстан» иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә республика премиясен тапшыру, шулай ук «Игелекле төбәк» һәм «Эфирда яхшылык» республика конкурсларына йомгак ясау тантанасы узды.
Яр Чаллыда тагын бер Яңа ел чыршысы кабынды. Бу юлы төрле төстәге утлар белән «Энергетик» мәдәният сарае янында урнашкан чыршы күмелде. Ул чын-чынлап көтеп алынган булып чыкты: соңгы тапкыр Яңа елның төп символы биредә 2010 елда урнаштырылган. Аның монтажы 2 көн дәвам итте, ә озынлыгы 15 метрга җитә.