Яр Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинада эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 31 нче, яңа бинада 1 нче сезонын япты.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 31 нче, яңа бинада 1 нче сезонын япты.
8-11 июльдә Әлмәттә Karakuz Fest этнофестивале һәм «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестиваль кысаларында URBANTATAR – мәдәният һәм урбанизм өлкәсендә татар проектларын булдыручы Чаллы шәһәр берләшмәсеннән антилекторий узачак.
Гөлзада Рзаева "Энергетик" мәдәният йортында диретор буларак эшен тәмамлады. Учреждениенең яңа директоры итеп Венера Садирова билгеләнде, элек ул "Кызыл тау" мәдәният үзәген җитәкләгән. Аны мәдәният сарае коллективы белән таныштырдылар.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәрнең барлык районнарында бәйрәм чаралары оештырыла.
8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне рус православие чиркәве гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә.
Комсомол районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Шулай итеп, Габдулла Тукай яр буенда "Дуслыкта-безнең көч" дигән чара узды. Бәйрәм кунакларына үз номерларын "Энергетик" мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары тәкъдим итте. Чараны алып баручы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Разаева Татарстан Республикасының халык мирасы турында сөйләде.
30 июнь көнне Россия Рәссамнар берлегенең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе хисап-сайлау җыелышы булып узды. Ябык тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр Рәссамнар берлеге идарәсенең яңа рәисе итеп Ленар Әхмәтов сайланды. Тавыш биргән 24 тавыш арасыннан 19 тавыш аның кандидатурасы өчен бирелде.
1 июль көнне өлкән буын арасында ел саен үткәрелә торган компьютер чемпионаты узачак. 2020 елга кадәр ул көндезге форматта үткәрелде. Быел чемпионат дистанцион онлайн вариантта узачак. 9: 45 сәгатьтә Мәскәү авиация институты мәйданыннан турыдан-туры трансляция башланачак, ул быел өлкән буын арасында зур киберярышларфиналын үткәрү буенча федераль үзәк булды. Трансляцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/lr8LFZtpnDo .
Картиналар галереясенең кече залында 1970-90 елларда Кама буеның әйдәп баручы проектлаучы-рәссамнарның берсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Ивановның (1946-2012 еллар) тууына 75 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Бәйрәм 26 июнь Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспекты буйлап «Яр буе» паркы Мәйданына кадәр территориядә узачак. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән. Чараның нечкәлекләре турында яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде.
«Плюс-минус спектакль» һәм «Предметный разговор » арт-объектлар күргәзмәсе «Ничего особенного »проектының ике өлеше. Икесе дә картиналар галереясендә күрсәтеләчәк. 6 июльдән 11 июльгә кадәр «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе, 9 һәм 10 июльдә Чаллы премьерасы «Плюс-минус спектакль»дип исемләнгән спектакль узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Солнце внутри» фонды директоры Юлия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
Чаллы укучылары Александр бакчасында Билгесез солдат кабере янында Мәскәүдә «Хәтер вахтасында». торалар. Исегезгә төшерәбез, «Иң яхшы постчы» шәһәр конкурсында җиңүчеләр 2011 елдан бирле ел саен бирегә «Хәтер вахтасына»китәләр.
"Ватан-ана" мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янында хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Тормыш дәвам итсен өчен истә тотыйк!" дип исемләнгән концерт узды. Программада "Энергетик" мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары, 15 нче балалар иҗат йортының "Кадет" эзтабарлар отряды катнашты. Чараның кунаклары - Владимир өлкәсенең Ковров шәһәреннән "Сугыш балалары 33" хор коллективы. Алар безнең шәһәргә "Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту" юнәлеше буенча Президент гранты кысаларында килделәр.
Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда совет рәссамы Меер Аксельродның «Немец оккупациясе» күргәзмә проектын ачу тантанасы булды.
Аксельрод хезмәтләре Третьяков галереясендә, Рус музеенда, А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда саклана. Соңгы елларда «Немец оккупациясе» күргәзмәсе Россия, Беларусь, Израиль һәм Хорватиянең сәнгать һәм хәрби-сәяси музейларында уңышлы узды.
Иртәгә, 22 июнь көнне, 12:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган Хәтер һәм матәм көне уза.
Сабан туе көнне кичке концерт башланыр алдыннан Яр буе паркы мәйданында шактый тамашачы җыелган иде. Бәйрәм программасы шәһәрнең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән башланып китте. Күңел ачу программасын Чаллы халкына һәм шәһәребез кунакларына «Күңел» радиостанциясе тәкъдим итте.
Үзәк мәйданда «Сабан туеның милли бизәкләре» дигән театральләштерелгән тамаша башланды. Тамашада 1000нән артык кеше катнаша: артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗади коллективлары, урта махсус һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары.
Быел Сабан туен бәйрәм итүгә багышланган чаралар 16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле - 2021» шәһәр конкурсы финалыннан башланып китәчәк. Конкурс шәһәребездә 27 нче тапкыр үткәрелә. Быел финалда 10 конкурсант катнаша. Традиция буенча, алар Сабан туеның мәртәбәле кунакларын «Яр буе» паркы мәйданында каршы алачак.
«Этот красивый древний праздник по праву является одним из самых долгожданных событий в жизни нашего города и всей республики. По понятным причинам мы не смогли отпраздновать Сабантуй должным образом в прошлом году. Тем радостнее мы встречаем его сейчас, в Год родных языков и народного единства», - говорится в поздравлении.