Чаллылыларны «Хәтер» гала-концертына чакыралар
Яр Чаллы халкы һәм шәһәребез кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концертына чакырыла. Гала-концерт 9 Майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак. Башлана 17:30 сәгатьтә, керү ирекле.