Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре һәм компанияләре продукциясе белән танышты
Күргәзмә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае холлында узды. Анда 38 предприятие һәм оешма катнашты. Шәһәр Советының йомгаклау утырышы башланыр алдыннан күргәзмәне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты.