Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев "Чаллы икмәге" предприятиесе коллективы белән очрашты

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Чаллы икмәге" хезмәт коллективы белән очрашты. Шәһәр башлыгын предприятиенең генераль директоры Рафаэль Юнысов каршы алды. Башта мэр предприятие хезмәткәрләре белән аралашты, аннары җитештерү мәйданнарын карап йөрде.

Наил Мәһдиев предприятие хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәрдә башкарылган эшләр турында сөйләде: "Икмәк һәм сусыз яшәү мөмкин түгел. Сез мөһим эш белән шөгыльләнәсез! Бу бик нәтиҗәле эш. Безнең шәһәр үсә, шул исәптән сезнең хезмәтегез белән дә. Бүген Яр Чаллы – зур, күп милләтле гаилә, ул авыр йөк автомобильләре җитештерә, юллар, торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм мәдәният объектлары төзи».

Үз чиратында, Рафаэль Юнысов мэрга шәһәр үсеше өчен рәхмәт белдерде.

Предприятие үз продукциясе күргәзмәсен оештырды. Мэр Чаллы предприятиесендә җитештерелә торган продукциянең киң ассортименты белән танышты. Бу 150ләп төр икмәк-күмәч әйберләре: төрле сортлы икмәк, сохари, пироглар, чәк-чәк, тортлар һәм башкалар.

Наил Мәһдиев икмәк-күмәч эшләнмәләре цехында булды һәм катлаулы эшләнмәләр җитештерү белән танышты.

Кабул итү графигы