Татарстан Пенсия фонды берничә социаль пособиене вакытыннан алда күчерәчәк
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге социаль пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк. Сүз 2022 ел башыннан Россия Пенсия фондына Халыкны социаль яклау органнарыннан тапшырылган ярдәм чаралары турында бара: балалы гаиләләр, хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләре гаиләләре, радиациядән зыян күргән гражданнар, транспортка ия булган инвалид гражданнар һәм башкалар.