Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Галина Дмитриевна Биктаһировага 96 яшьлек юбилее белән котлаулар тапшырылды. Аны юбилее белән Үзәк районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм «17 комплекс» ТҖС рәисе Владимир Ртищев котладылар, Россия Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Галина Дмитриевна Псков өлкәсенең Гривцево бистәсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшләгән. Сугыштан соң Галина Дмитриевна Чабаксар шәһәрендәге техникумны тәмамлаган һәм мамык тукыма фабрикасына эшкә урнашкан, анда 20 елдан артык эшләгән.
1951 елда ул Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченгән һәм пенсиягә чыкканчы Шәһәр газ хуҗалыгы хезмәтендә эшләгән.
Галина Дмитриевна өч бала тәрбияләп үстергән, аның өч оныгы, өч оныкчыгы һәм бер оныкчык баласы бар. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына багышланган медальләр белән бүләкләнгән.