Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, полиция полковнигы Игорь Овсов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, җәйге чорда Яр Чаллыда гражданнарның массакүләм ял итү урыннарында җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча «Курорт» чаралар планы гамәлгә кертелгән. Ул 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Көн саен 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Ф.Табеев һәм Г.Тукай яр буйларында җәмәгать тәртибен саклау өчен эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр җәлеп ителә. Шулай ук өстәмә постлар һәм патрульлек итү маршрутлары каралган, полиция экипажлары кимендә 3 сәгатькә бер тапкыр йөреп чыга.
Халык күп җыела торган барлык урыннар да «Имин шәһәр» АПК видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, мәгълүмат полиция бүлекләренең һәм Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлекләренә тапшырыла, анда оператив хәлгә мониторинг үткәрелә.
Һәр җомга саен 22:00 сәгатьтән икенче көннең 1:00 сәгатенә кадәр балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларны җәлеп итеп, балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрелә.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, өч мең яшүсмерне җәйге чорда эш белән тәэмин итү планы арттырып үтәләчәк: инде 1 800гә якын кеше эшли, ә августта тагын 1 300дән артык кеше эшкә чыгачак. Мэр билгеләп үткәнчә, ел саен балаларны эш белән тәэмин итүгә һәм ял итүгә 30 миллион сумнан артык акча юнәлтелә, һәм финанслау арта бара. Моннан тыш, ул җәйге чорда хокук бозуларны профилактикалау чараларын яңадан бәяләү һәм бу эштә өстәмә резервлар табу өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышын үткәрергә кушты:
«Аерым мәсьәлә – җәмәгать тәртибен тәэмин итү. Һава торышы уңайлы, җәмәгать киңлекләрендә гражданнар, балалар һәм яшүсмерләр катнашында күп кенә массакүләм чаралар уза. Район башлыклары, бу сезгә дә кагыла. Июль аеның икенче яртысында һәм августта традицион рәвештә «Ишегалды бәйрәмнәре» уза, Мәдәният идарәсе күпсанлы чаралар оештыра: Игорь Лерманның камера оркестры, театр коллективлары, бию ансамбльләре чыгыш ясый, ачык һавада кино һәм мультфильмнар күрсәтелә. Боларның барысы да, һичшиксез, аерым контрольдә булырга тиеш. Җәмәгать тәртибен саклау идарәсенә һәм участоктагы полиция вәкилләренә паркларда һәм скверларда гражданнарның тәртибенә контрольлекне көчәйтергә кирәк».