Хәзер 09:59 , 14.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда «Навигатор» проекты старт алды
Яр Чаллыда «Навигатор» проекты старт алды
Яр Чаллыда «Навигатор» проекты старт алды

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен мәктәпнең белем бирү потенциалын проект эшчәнлеген оештыру аша үстерү» республика семинарында «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең яңа проекты тәкъдим ителде. Аның төп максаты - коррекция мәктәпләре укучыларын таләп ителгән эшче һөнәрләр белән таныштыру.

Проект өстендә эш җәен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яр Чаллының 68нче мәктәбе базасында башланып китте. Биредә ландшафт дизайны кабинеты җиһазландырылды. Атнага 4 тапкыр дәрестән тыш эшчәнлек вакытында мәктәп укучылары микрояшелчә үстерү вариантларын өйрәнәләр. Балалар инде өченче уңышны җыйдылар. Сәламәт туклану өчен үз җитештерүләре булган заманча экопродуктны мәктәп ашханәсендә кулланырга мөмкин. Шулай итеп, яшелләндерүче һөнәре нигезләрен өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Киләчәктә бу балаларны «Горзеленхоз» предприятиесенә эшкә урнаштыру мәсьәләсе карала.

Үзенчәлекләре аркасында, коррекция мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларына хәзерге хезмәт базары шартларында юнәлеш алу бик авыр. Педагоглар ышана: «Навигатор» проекты ярдәмендә алар үз укучыларын алдан ук үз сәләтләрен тормышка ашыра алырлык һөнәргә юнәлтә алачак.

Кабул итү графигы