Хәзер 18:31 , 12.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Сталинградны саклап калучы хатын-кызны котладылар
Яр Чаллыда Сталинградны саклап калучы хатын-кызны котладылар
Яр Чаллыда Сталинградны саклап калучы хатын-кызны котладылар

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинградны саклап калучы (житель блокадного Сталинграда) Валентина Михайловна Ремизова тәбрикләү сүзләрен кабул итте.

Валентина Михайловна янына Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов килде. Алар ветеранга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук ил Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән котлау хатларын укыдылар. Рәхмәт сүзләренә ТОС рәисе Вера Захарова һәм «Огниво» балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре дә кушылды.

Җылы очрашу җырсыз булмады: Валентина Михайловна яшь буын белән бергә һәркемнең йөрәгенә якын булган фронт көйләрен башкарды. Чәй өстәле артында ветеран гаиләләрендә буыннан-буынга сакланып килүче истәлекләре белән уртаклашты. Бигрәк тә аның өлкән абыйсының фашистлар кулыннан ничек исән калуы турындагы хатирәләре бик тәэсирле иде.

«Тарихка, ветераннарга сакчыл караш һәм буыннарның өзлексез бәйләнеше — хәзерге Россиядә ассызыкланган төп кыйммәтләр. Бу мөһим принциплар һәм ориентирлар ил Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә дә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәсендә дә хуплана», — дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Валентина Михайловна каһарман-шәһәр Сталинградта туган. Аның балачагы сугыш чорына туры килә. 1943 елда, легендар шәһәр җимереклекләр астында калгач, гаиләне Волгоград өлкәсенә эвакуацияләгәннәр.

Валентина Михайловна тормыш иптәше белән Яр Чаллыга 54 ел элек килгән. Лаеклы ялга чыкканчы, ул «Камгэсэнергострой»да исәпләү техникасы операторы булып эшләгән. Ире Анатолий Михайлович белән бергә ике бала үстергәннәр, бүген аларны 3 онык һәм 3 оныкчык сөендерә.

Валентина Михайловна «Сталинградны саклап калучы» («Жителю осажденного Сталинграда») билгесе һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзер ул туганнарының кайгыртуы һәм мәхәббәте белән капланган: улы Андрей Анатольевич һәм килене Татьяна Александровна гаиләсе белән бергә яши.

Кабул итү графигы