Хәзер 19:21 , 12.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Шәһәр Советы даими комиссияләренең берлектәге утырышында депутатлар шәһәр Уставын федераль законнарга туры китерү турындагы карар проектын карадылар.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сагидуллина шәһәр Уставына үзгәрешләр проектын тәкъдим итте. Документ 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы «Бердәм дәүләт хакимияте системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законы кабул ителү белән бәйле рәвештә эшләнде.

«Үзгәрешләр җирле үзидарә төшенчәсен, гражданнар хокукларын, шулай ук бердәм дәүләт хакимияте системасында хакимият органнарының вәкаләтләрен ачыклауга кагыла, – дип билгеләп үтте Ирина Сагидуллина. – Устав проекты 2026 елның 11 сентябрендә сәгать 14:00дә Башкарма комитет бинасының 400 нче залында билгеләнә торган иҗтимагый тыңлауларга чыгарылачак».

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча карар проектлары Шәһәр Советының чираттагы утырышына чыгару өчен тәкъдим ителде.

Шәһәр Советының чираттагы утырышы 29 июльдә сәгать 09:00дә узачак. Трансляция Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында узачак.

Кабул итү графигы