Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы белән Игорь Михайлович Руцкий Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы вазифасына билгеләнде.
Наил Мәһдиев Игорь Руцкийның һөнәри һәм җитәкчелек тәҗрибәсенә ия булуын билгеләп үтте: «Дәүләт янгын сүндерү хезмәте органнарында эшләде, КАМАЗның бер бүлекчәсендә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы башлыгы булды. Билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Бу саклагыч корылмаларның торышына, шулай ук шәһәребез халкына белем бирү һәм мәгълүмат җиткерү мәсьәләләренә кагыла. Махсус хәрби операция бара, республикабыз территориясендә нинди вакыйгалар булып үткәнен күрәбез. Бурычлар җитди, әмма бергәләп без аларны һичшиксез хәл итәрбез».
Игорь Руцкий 1964 елның 2 июнендә Мурманск өлкәсендә туган. Өч югары белем алган, инженер-физик-җылылык энергетикасы белгече, техник («Янгын куркынычсызлыгы»), юрист һөнәрләренә ия. 20 ел дәвамында хокук саклау органнарында җитәкче вазифаларда эшләгән. Билгеләнгәнче КАМАЗ ГАҖ Үзәк сәнәгать һәм технологияләр комплексының ГО һәм ГТХ штабы башлыгы булып эшләгән. Дәүләт бүләкләре бар: «Хезмәттәге аермалыклар өчен» 3, 2, 1 дәрәҗә медальләре.