Шәһәр мәйданының төп сәхнәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшь чаллылыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Яр Чаллы – яшьләрнең иҗади көче тарихны ничек ясый алуының уникаль үрнәге. Безнең шәһәрне – легендар «КАМАЗ»лар Ватанын яшьләр төзеде. Узган гасырның ерак 70-нче елларында илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт егетләре һәм кызлары Чулман буена килделәр.
Буш кырда, гаҗәеп энтузиазм, халыклар дуслыгы, максатка омтылыш һәм сүнмәс энергия ярдәмендә алар хезмәт батырлыгы кылдылар – иң зур автомобиль гигантын төзеделәр һәм гүзәл күпмилләтле шәһәргә тормыш бирделәр.
Автоград егетләре һәм кызлары өлкән буын, беренче төзүчеләр буыны үрнәгендә үстеләр һәм аларның тырышлыгын, сүнмәс энергиясен һәм патриотизмын үзләштерделәр.
Бу казанышлар турында нәкъ менә хәзер истә тоту мөһим, чөнки бу ел безнең өчен тарихи. Яр Чаллы берьюлы ике зур юбилейны билгеләп үтә: шәһәр нигезләнгәнгә 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк машинасы җитештерелгәнгә 50 ел.
Мин горурлык белән әйтә алам: безнең яшьләр – искиткеч! Бүген безнең укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр барлык өлкәләрдә дә: җитештерү һәм мәгариф, фән һәм спорт, мәдәният һәм сәнгатьтә ялтыравыклы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Сез – безнең горурлыгыбыз!
Сез – Яр Чаллының бүгенгесе һәм киләчәге. Без сезнең талантларыгыз, амбицияләрегез һәм яңа идеяләрегез шәһәребезне үзгәртүне дәвам итәчәгенә, аны тагын да яхшырак, уңайлырак һәм заманчарак итәчәгенә ышанабыз».
Россия Федерациясенең Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Денис Аширов актив гражданлык позициясе һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләрне «КАМАЗ» ГАҖ персоналны үстерү департаментының персоналны бәяләү һәм резерв белән эшләү бүлегенең 3 нче категорияле белгече Валерия Беседина, Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Рафаэль Вәлиев, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Полина Козерук, «КАМАЗ» корпоратив университетының белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек төркеменең 2 нче категорияле белгече, «КАМАЗ» ГАҖ персоналны үстерү департаменты белгече Софья Морозова, «Шатлык» яшьләр үзәге директоры Гөлнур Нәбиева, «КАМАЗ» ГАҖ яшьләр советы рәисе Алексей Тарабукин, шулай ук «Россия студентлар отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең сәнгать җитәкчесе София Тронина алдылар. Моннан тыш, федераль хатлар белән коллективлар да билгеләп үтелде – Ләйсән Видинеева җитәкчелегендәге Башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе, Алексей Тарабукин җитәкчелегендәге «КАМАЗ» ГАҖ студентлар отрядларының зона штабы, Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге (директор урынбасары Егор Шуганов), Илдар Ганиев җитәкчелегендәге Яр Чаллы политехника көллияте һәм Сөмбел Латыйпова җитәкчелегендәге «Россия студентлар отрядлары»ның Татарстан төбәк бүлеге.
Аннан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина өч исемле стипендия тапшырды. Аларның ияләре: «Татэнерго» АҖ филиалы – «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» юрисконсульты Даниил Романченко, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалының метрология буенча инженеры Марина Салахова һәм «Ремдизель» АҖ эчке һәм тышкы элемтәләр бюросының баш белгече Диана Ядыкова.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бүләкләрен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров тапшырды. Министрлыкның «Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» алтын билгесе белән «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге директоры Илнур Миңдубаев һәм «Орион» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Ольга Сочнева бүләкләнде. Министрлыкның Мактау грамотасы белән «Нур» яшьләр үзәге администраторы Фәнуса Әхмәдуллина һәм «Подросток» яшьләр клублары үзәгенең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альберт Гыйльманов билгеләп үтелде. Министрның Рәхмәт хаты белән «Нур» яшьләр үзәгенең баш бухгалтеры Гөлшат Әхмәдуллина, яшьләр эшләре идарәсенең баш белгече Эльза Бадертдинова, «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Эльвира Гатина һәм шул ук үзәкнең тавыш режиссеры Василий Иванов бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәмамлады. Ул тантаналы шартларда 14 яшькә җиткән сигез яшь чаллылыга Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшырды. Илнең беренче төп документларын Артем Степанов, Тимур Шевелев, Ясмина Габрахимова, Софья Мазур, Родион Кузьмин, Ярослав Федотов, Дарья Калинина һәм Григорий Ракинцев алдылар.
Моннан тыш, мэр 2026 елгы «Беренчеләр инициативасы» социаль әһәмиятле проектлар конкурсы җиңүчеләрен игълан итте һәм бүләкләде – үз идеяләрен гамәлгә ашыру өчен 21 автор грант алды. Алар арасында «Яңа вакыт, яңа Геройлар!» махсус хәрби операция истәлеге почмагы» проекты белән Айзат Азалов, «Үткәнгә сәяхәт» белән Геннадий Алимов, «Яшел ярминкә» 2.0 экофестивале белән Елизавета Андраманова, «Гренада» берләшмәсе белән «Җәйге экстрим сезоны» белән Анастасия Блохина, «КВН яшьләр лигасы» белән Эдуард Бушуров, «Менә шулай!» мәктәп газетасы белән Лиана Галиуллина, «КАМАЗ-Челлендж» белән Ильяс Гаттаров, «Яр Чаллы – балалар карашы» проекты белән Элина Гимранова, «Беренчеләр, Дуслар!» сменасы белән Виктория Даричева, «Ярдәм 44» волонтерлык проекты белән Валерия Должникова, «Вожатыйлар академиясе» белән Альмира Кадыйрова, «ҮСИШ лабораториясе» белән Мария Костромидина, «Яр Чаллы чемпионнары: илһамландыручы тарихлар» проекты белән Клим Лукьянов, «60 яшь натуралистлар» белән Гордей Пицюка, «Шәп команда!» белән Марина Потапова, «Интеллект территориясе – Беренчеләр лигасы» белән Арина Савикова, лапта буенча чемпионат белән Риана Салихова, «Әйдәгез танышабыз!» гаилә фестивале белән Аделина Самигуллина, «Татар мәдәнияте хәзинәләре» проекты белән Эрик Саттаров, «Беренче ярдәм – һәркемгә» проекты белән Милена Фиалковская һәм «Беренчеләр походлары» белән Назилә Хәертдинова бар.
Бәйрәм иҗат коллективлары һәм чакырылган йолдызларның чыгышлары белән дәвам итте, бу чараның барлык кунаклары өчен чын бәйрәм атмосферасы тудырды.