Хәзер 20:04 , 12.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Үзәк банк Яр Чаллы шәһәре нигезләнүнең 400 еллыгына багышланган тәңкә чыгарды

14 июльдә Россия Банкы Яр Чаллы шәһәре нигезләнүнең 400 еллыгына һәм КАМАЗ автомобиль гиганты конвейерында беренче йөк машинасы чыгуның 50 еллыгына багышланган 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә кертә. Яңа тәңкә «Шәһәрләр» сериясендә чыга. Тәңкә 925 пробалы көмештән ясалган. Аның тиражы нибары 3 мең данә тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәңкәнең кире ягында Яр Чаллы гербының, мэрия һәм бизнес-үзәк биналарының, шулай ук лазер белән эшкәртү техникасында башкарылган шәһәр пейзажы фонында КАМАЗ автомобиленең рельефлы сурәтләре урнаштырылган. Чите буйлап «НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ» һәм «400 ЛЕТ» язулары төшерелгән. Тәңкәнең алгы ягында традиция буенча Россия Федерациясенең Дәүләт гербы, номинал, «2026 г.» чыгарылган елы, шулай ук металлның техник параметрлары һәм Санкт-Петербург акча сараеның товар билгесе сурәтләнгән.

«Яр Чаллы шәһәре – Татарстан сәнәгатенең йөрәге. Аның исеме белән КАМАЗ автомобиль гиганты тарихы аерылгысыз бәйле, аның конвейерында нәкъ 50 ел элек беренче йөк машинасы чыккан иде. Завод шәһәр икътисадын гына билгеләп калмыйча, ул күп кенә хезмәт династияләренең бишегенә әйләнде», – дип ассызыкладылар Үзәк банкның матбугат хезмәтендә.

Чыгарылган тәңкә Россия Федерациясе территориясендә накд түләүләр өчен законлы түләү чарасы булып тора һәм барлык төр түләүләрдә дә номинал буенча чикләүләрсез кабул ителергә тиеш. Истәлекле тәңкәне «Гознак» АҖ һәм вәкаләтле партнер-банкларда сатып алырга мөмкин булачак.

Кабул итү графигы