Хәзер 11:30 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Карар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карарын үтәү өчен кабул ителде, аның белән төбәк территориясендә 2026 елның 11 июленнән 31 июленә кадәр тиешле тәкъдимнәр җыю игълан ителде, дип аңлатты Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Гөлнара Әхмәтова.

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев участок сайлау комиссияләрен формалаштыру тәртибе законнар белән катгый билгеләнгәнен, ә муниципалитет үз вәкаләтләре кысаларында аларның составы резервын Шәһәр Советы сессиясенә карау өчен формалаштыруын искә төшерде: «Бу – безнең вәкаләтләребез. Яр Чаллы территориясендә без сайлаулар үткәрүгә ярдәм күрсәтәбез. Сайлауларны үзләре законнар белән билгеләнгән тәртиптә формалаштырыла торган участок сайлау комиссияләре үткәрә. Бу очракта муниципалитет буларак без участок комиссияләре составы резервын формалаштырырга тиешбез – бу без карап торган мәсьәлә дә шул».

Шәһәр Советының расланган карары белән формалаштырылган кандидатлар исемлекләре рәсми рәвештә Яр Чаллы шәһәренең Комсомол, Үзәк һәм Автозавод районнары территориаль сайлау комиссияләренә кертелде. Бу чара муниципаль берәмлекнең участок сайлау комиссияләрен вакытында яңартуга һәм эффектив кадр резервын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Кабул итү графигы