Хәзер 21:45 , 8.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды
Наил Мәһдиев Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Җиңү көне алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев хезмәттәшләре һәм Мәскәү гарнизоны хәрбиләре белән берлектә Александр бакчасындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

«Кремль дивары янындагы Билгесез солдат кабере каршында басып торганда, бабаларыбызның һәм карт бабаларыбызның батырлыгын аеруча үткен итеп тоясың. Ватаныбызны саклаучы миллионлаган кеше арасында меңләгән Чаллы кешесе дә булган. Ветераннарга тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Һәлак булган каһарманнарның истәлеге мәңгелек. Без истә тотабыз. Без горурланабыз», – дип язды Наил Мәһдиев үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Тәтеш районы башлыгы Рамис Сафиуллов белән берлектә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр белән очрашты. Сугышчыларга шефлык ярдәме тапшырылды, бүләкләр бирелде.

Кабул итү графигы