Хәзер 01:40 , 6.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләрен ЮХИДИ хезмәтенең юбилее белән котлады
Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләрен ЮХИДИ хезмәтенең юбилее белән котлады
Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләрен ЮХИДИ хезмәтенең юбилее белән котлады
Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләрен ЮХИДИ хезмәтенең юбилее белән котлады

Бүген Эчке эшләр идарәсенең актлар залында Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Җыелучылар алдында шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Айрат Ханбиков чыгыш ясадылар. Наил Мәһдиев хезмәткәрләрне юбилее белән котлады, аеруча ГАИ ветераннарының өлешен билгеләп үтте:

«Чаллы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Татарстан Республикасында алдынгы позицияләрне били, һәм без бу нәтиҗәләр белән горурланабыз. Бу – нигез салган, коллективны туплау өчен бар көчен куйган ветераннарыбызның хезмәте. Советлар Союзының төрле почмакларыннан – үз телләре, гадәтләре, мәдәнияте, йолалары белән кешеләр килгән. Шәһәрдә, автомобиль хәрәкәте һәм ташулар өлкәсендә идеаль, үрнәк тәртип урнаштырырга кирәк иде. Ветераннар моны булдырдылар.

Шәһәр Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең хәзерге хезмәткәрләренә, аның башлыгы Радий Зәки улы Кадыйровка хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Барлык кыенлыкларга карамастан, аның коллективы эшли, тырыша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Теләсә нинди һава торышында сез Ватанга, шәһәргә хезмәт итәсез!»

Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков мэр һәм шәһәр хакимиятенә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә битараф булмаганнары һәм игътибарлы карашлары өчен рәхмәт белдерде. Ул шәһәр хакимиятенең һәрьяклап ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте һәм шәхси составка кайгыртучанлык һәм ведомство эшенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте.

Бүләкләү тантанасы берничә блокка бүленде. Мэрның Мактау грамотасын теркәү-имтихан бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Шафигуллин алды. Мэрның Рәхмәт хатын алдылар: юл-патруль хезмәтенең аерым ротасы командиры Илнур Камалтдинов, ЮПХ аерым ротасы командиры урынбасары Эдуард Федоров, ЮПХ бүлеге өлкән инспекторы Рамил Мөбәрәкшин, административ законнарны үтәү төркеме инспекторы Раушания Зайниева.

Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатын алдылар: өлкән дәүләт инспекторы Антон Мулендеев, ЮПХ өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Нәфис Зарипов, ЮПХ инспекторы Мурад Рахмонов. Эчке эшләр идарәсе һәм ЮХИДИ җитәкчелеге тарафыннан хезмәткәрләр һәм ГАИ ветераннары да бүләкләнде.

Наил Мәһдиев ЮПХ өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Алексей Сабировка кеше гомерен коткарганы өчен аерым рәхмәт белдерде. Вакыйга Эчке эшләр идарәсе бинасы янында смена алмашу вакытында булган. ЮПХ экипажы торак йорт ягыннан каты шартлау тавышы ишеткән һәм төтен күргән. Махсус сигналларны кабызып, полиция хезмәткәрләре шунда ук вакыйга урынына юлланганнар.

Адреска килеп җиткәч, Алексей Сабиров иптәшләренә коткаручыларны һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырырга кушкан, ә үзе шартлау булган фатирга менгән. Батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтеп, өлкән лейтенант җимерекләрне үз көче белән чистарткан, фатир хуҗасын кулларында күтәреп чыгарган һәм каттагы башка кешеләрнең имин эвакуацияләнүен тәэмин иткән. Мэр полиция хезмәткәренең профессионализмын, кыюлыгын һәм оператив хәрәкәтләрен югары бәяләде. Наил Мәһдиев Алексей Сабировны бүләккә тәкъдим итү турында үтенеч кертәчәген хәбәр итте.

Дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә оештырылган. Чаллыда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең беренче бүлеге 1976 елда Эчке эшләр идарәсе төзелгәч барлыкка килгән. Бүген җирле ЮХИДИ составында ЮПХ аерым ротасы, теркәү-имтихан бүлеге һәм башка бүлекчәләр бар. Хезмәткәрләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр, юлларны һәм светофор объектларын контрольдә тоталар, урланган транспорт чараларын эзлиләр һәм гражданнарга актив ярдәм итәләр.

Кабул итү графигы