Хәзер 00:15 , 8.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Мэр җылы һава торышы урнашу һәм ял итүчеләр санының артуы белән бәйле рәвештә шәһәр су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү контролен көчәйтергә хокук саклау һәм күзәтчелек органнарына кушты. Наил Мәһдиев оператив хезмәтләр фаҗигаләргә юл куймас өчен көчәйтелгән режимда эшләргә һәм теләсә нинди вакыйгаларга оператив җавап бирергә тиешлеген билгеләп үтте.

«Безнең су объектларына аерым игътибар бирү кирәк. Җылы һава торышы аркасында кешеләр объектив рәвештә суга тартылачак. Республикабызның һәм шәһәребезнең төп су артериясе күп санлы ял итүчеләрне җәлеп итә. Хокук саклау һәм күзәтчелек органнарыннан, аеруча кичке вакытта һәм ял көннәрендә, контролне көчәйтергә сорыйм», – дип ассызыклады мэр.

Моннан тыш, Наил Мәһдиев ТКХ объектларын һәм юл-урам челтәрен реконструкцияләү буенча эшләрне активлаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтте: агымдагы атнага уңай һава торышы фаразы яңгырлар аркасында барлыкка килгән графиктан артта калуны бетерү һәм салкыннарга сыйфатлы әзерләнү мөмкинлеге бирә.

«Яхшы һава торышы безгә юл-урам челтәрен ремонтлау буенча эшләрне тизләтергә мөмкинлек бирә. Бу мөһим мәсьәләгә катнашлыгы булган барлык кешеләрдән дә эшне тиешенчә оештыруларын сорар идем. Җылылык-су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау программасын үтәү белән бәйле мәсьәләләр бар. Бу су үткәргеч һәм канализация челтәрләрен ремонтлау белән бәйле инвестиция программасы, ул шактый зур, финанс ягыннан кыйммәтле. Үткән атнада бу эшләр һава торышы шартлары аркасында кимеде, моңа игътибар итүегезне сорыйм. Июльдән соң август киләчәк, августтан соң сентябрь киләчәк, көз-кыш сезонына әзерлек мәсьәләләре аеруча мөһим, бигрәк тә уңай шартларны исәпкә алып», – дип өстәде мэр.

Кабул итү графигы