Яр Чаллыда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен төбәк» программасы буенча реконструкцияләнгән «Заман» яшьләр үзәгенең тантаналы ачылышы булды. Мәйданы 2 мең кв. метр булган яңартылган бинада эш, киберспорт һәм иҗат өчен заманча киңлекләр булдырылган. Чәчәк бульварында узган ачылыш тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Денис Аширов һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты.
Наил Мәһдиев ил җитәкчелеге һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәр халкы өчен мөһим объект булдырылуын, аның статусы федераль дәрәҗәдә раслануын билгеләп үтте:
«Яр Чаллының үзенчәлекле тарихы бар. Барлык чорларда да яшьләр безнең искиткеч автошәһәр – Россия автомобиль сәнәгате башкаласы, легендар КАМАЗларның туган иле үсешенең төп көче булды, бар һәм булып калачак. Безнең шәһәрне хаклы рәвештә яшь, матур, дус һәм җанлы дип атыйлар. Яшьләр үсешнең барлык процессларында да актив катнашалар, һәм мондый объектларны булдыру – сезнең безнең аерым игътибар үзәгендә булуыгызның иң яхшы дәлиле.
Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә: аларның ныклы эше аркасында без бу бинаны капиталь ремонтлау өчен федераль бюджеттан акча җәлеп итә алдык. Төзүчеләребезгә, проектлаучыларыбызга аерым рәхмәт. Хәзер бу үзәктә безнең яшьләр шөгыльләнәчәк».
Денис Аширов профессионаллар өчен мәйданчыкның әһәмиятен ассызыклады: «Без һәр шундый учреждениедә чыннан да тормыш кайный торган булсын иде дип телибез. Без аны яшьләр белән бергәләп эшлибез: өйрәтәбез, тәрбиялибез, район, шәһәр һәм гомумән ил өчен файдалы булган яңа проектларны тормышка ашырабыз. Яшьләр – ул киләчәк кенә түгел, ә безнең бүгенге көнебез дә. Һәм бу бүгенге көндә яшьләрнең менә шундый үзәкләр тудырган тартылу нокталарында булуларын теләр идем».
Азат Кадыйров сүзләренчә, яңа лабораторияләр һәм коворкинглар егетләргә һәм кызларга иң кыю проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк: «Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән сезне «Заман» яшьләр үзәгенең яңаруы белән котлыйм. Яр Чаллы һәрвакыт завод һәм шәһәр төзелеше елларында, ярты гасырдан артык элек салынган үзенчәлекле комсомол аурасы белән аерылып торды. Бу атмосфера монда дистәләгән еллар дәвамында саклана, шуңа күрә республикада яшьләр инфраструктурасы объектлары нәкъ менә монда беренчеләрдән булып барлыкка килде. Әлбәттә, биналар вакыт узу белән һәм актив куллану нәтиҗәсендә искерә. Ләкин шәһәр җитәкчелегенең игътибары һәм Росмолодежь белән тыгыз хезмәттәшлегебез аркасында без матди базаны яңарту һәм яшьләр үзәген үстерү өчен проект акчаларын җәлеп итү мөмкинлегенә ия булдык».
Өч катлы үзәкне карау барышында кунаклар һөнәри юнәлеш бирү лабораториясендә, коворкингта, киберспорт залында һәм КАМАЗ төзүчеләренә багышланган «Бытовка» музеенда булдылар. Шулай ук бинада вокал, хореография һәм фотостудияләр, психологик бушану бүлмәсе һәм киң тамаша залы җиһазландырылган.
Бинаны ремонтлау өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелде. Подрядчы түбәне һәм инженерлык челтәрләрен алыштырды, фасадны һәм керү төркемен яңартты, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерде.
Хәзер «Заман» берьюлы 300 кешене уңайлы шартларда кабул итә алачак. Үзәк Яр Чаллының эшче яшьләр хәрәкәте өчен төп база булып кала, ул бүген 30дан артык җирле предприятие хезмәткәрләрен берләштерә.