Картиналар галереясының кече залында «Акварель сихры» күргәзмәсе эшли башлады, анда Г.М. Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан график әсәрләр тәкъдим ителгән.
Экспозиция төрле авторларның — танылган осталарның да, Татарстан һәм Россиянең заманча рәссамнарының да эшләрен берләштерде. Бу рәссамнарның материал потенциалын ничек төрлечә ачуларын күрергә мөмкинлек бирә: кемдер лиризмга һәм җиңеллеккә басым ясый, кемдер — катлаулы катламнарга һәм график төгәллеккә. Акварель техникасының киң спектры күрсәтелгән: классик лессировкадан алып «дымлы» техникадагы кыю экспериментларга кадәр.
Күргәзмә акварельнең күпкырлылыгын ача: монда һавалы пейзажлар да, нәфис чәчәк этюдлары да, экспрессив шәһәр күренешләре дә бар. Экспозиция жанрның бөтен төрлелеген тоярга мөмкинлек бирә. Илебезнең төрле почмакларының пейзажлары Бакый Урманче, Сергей Андрияка, Юрий Рыбьяков, Сергей Кузьмин, Алексей Кротов, Дарья Смолина һәм Оксана Довгун әсәрләрендә күрсәтелгән. Рәссамнар натюрморт жанрын төрлечә трактовкалыйлар: төсләргә бай композицияләр дә бар – болар Александр Поникаров, Виктор Семыкин, Лима Букина, Гөлназ Адһамова, Ольга Новожилова эшләре, ә Рият Мөхәммәтдинов, Лилия Мостафина-Хәзиева композицияләре тыйнак гаммада башкарылган. Портрет образлары Татьяна Низамова акварельләрендә тәкъдим ителгән.
Күргәзмә сәнгатьне аңлаучылар өчен дә, акварель дөньясын яңа ачучылар өчен дә исәпләнгән. Аның максаты — матур картиналарны гына күрсәтү түгел, ә тамашачыны техника мөмкинлекләре турында уйланырга, анда бары тик эскиз өчен чара гына түгел, ә тулы канлы сәнгать теле күрергә этәрү.
14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр күргәзмәгә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Пушкин картасы буенча бушлай керә алалар.
Күргәзмә 23 августка кадәр (шул көнне дә кертеп) эшли.