Күпләр әле дә «конвертта» бирелә торган хезмәт хакын отышлы дип саный, әмма чынлыкта ул хезмәткәрне социаль гарантияләрдән, тотрыклылыктан һәм киләчәккә ышанычтан мәхрүм итә. Мондый схемаларны кулланган эш бирүчеләр салымнардан һәм иминият взносларыннан качалар, ә беренче чиратта моңардан хезмәткәрләр үзләре зыян күрә. Рәсми керем булмау авыру һәм ял көннәренең түләнмәвенә, өстәмә эш сәгатьләре өчен түләүдән баш тартуга, эштән азат ителгәндә проблемаларга, киләчәктә кечкенә пенсиягә, шулай ук салым вычетлары, травма алганда социаль түләүләр яки банктан кирәкле суммада кредит алу мөмкинлеген югалтуга китерә.
Татарстанда бу проблема белән ведомара комиссияләр актив көрәшә. 2026 елның беренче биш аенда хезмәт хакларын легальләштерү төбәк бюджетына өстәмә рәвештә 204 миллион сум физик затларның керем салымы (НДФЛ) һәм 706 миллион сум иминият взнослары китерде, ә элек тармак буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк түләгән эш бирүчеләрнең 85%-ы комиссияләрдә тыңлаулардан соң үз хезмәткәрләренә түләүләрне арттырды.
Эш бирүчегезнең салымнар түләвен ФНС сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша «Керемнәр» бүлегендә тикшерергә мөмкин. Әгәр эш бирүче хезмәт хакын «ак» юл белән түләргә баш тартса, сез суд, прокуратура, Дәүләт хезмәт инспекциясе яки салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Өстәмә сорауларны Татарстан Республикасы буенча ФНС идарәсенең телефоны аша бирергә мөмкин: 8 (843) 528-09-90 (өстәмә 13-94) – анда рәсми булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.