Яшьләр көне бу атнада, 3 июль, җомга көнне узачак. Традиция буенча, чара Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспекты буйлап «Прибрежный» паркы мәйданына кадәр җәеләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева сөйләде.
«Яшьләр көне – яшьләр хәрәкәте һәм иҗаты эшчәнлегенең үзенчәлекле нәтиҗәсе. Бәйрәмнең төп темасы – «Юбилей елында яшьләр», ул Яр Чаллы шәһәре нигезләнүнең 400 еллыгын һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган», – дип ассызыклады Ләйсән Видинеева.
Сәгать 16:00дән «Яшьләр кварталы»ның 20дән артык интерактив мәйданчыгы эшли башлаячак. Кунакларны «Квартирник «Все свои» музыкаль проектының күңел ачу мәйданчыгы; Татарстанның яшь дизайнерларын алга этәрү мәйданчыгы – «Яшьләр маркеты»; «ЯR-Арт» заманча сәнгать лабораториясе мәйданчыгы көтә.
Мәйданчыклар буйлап «Ут-ат» артефакты тәкъдим ителәчәк – ул Яшьләр көненең һәм 2026 елда Россия Федерациясе яшьләре манифестының бердәм символы булып тора.
Яр Чаллыда Яшьләр көненең мөһим өлеше традиция буенча мәгариф һәм карьера блогы булачак. «Чаллыда эшлә» масштаблы акциясе кысаларында шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре һәм оешмалары интерактив һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыкларын тәкъдим итәчәкләр. Бәйрәм кунаклары VR-экскурсияләр ярдәмендә җитештерү процесслары белән таныша, шулай ук эшче һөнәрләр элементларын гамәлдә үзләштерә алачаклар: көнкүреш техникасын җыю буенча мастер-классларда катнаша, эретеп ябыштыручы яки буяучы ролендә симуляторларда үзләрен сынап карый алачаклар.
Быелгы программада Яр Чаллының тарихи мирасына – үсеше Бөтенсоюз комсомол төзелеше һәм КАМАЗны төзү белән аерылгысыз бәйле булган шәһәргә аерым игътибар бирелә. Бу тарихи өлеш хөрмәтенә 2 июльдән 4 июльгә кадәр шәһәрдә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак.
Масштаблы чара Россиянең дистәләгән төбәгеннән меңгә якын катнашучыны җыячак. Слет буыннар диалогы өчен уникаль мәйданчыкка әйләнәчәк: анда элеккеге СССРның легендар төзелеш отрядлары ветераннары делегацияләре дә, хәзерге «Россия студентлар отрядлары» (РСО) хәрәкәте активистлары да катнашачак. Яшьләр өчен Слет тарих һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча күрсәтмә дәрес булачак, ә хәрәкәт ветераннары өчен – алар салган иҗади хезмәт традицияләренең яшәвен һәм үсүен раслау булачак.
Хәзерге студентларга эш табуда ярдәм итү өчен, Яшьләр көнендә турыдан-туры «Отрядлар стилендә» тематик квесты оештырылачак. РСО (илнең иң күпсанлы яшьләр оешмасы) вәкилләре әзерләгән интерактив мәйданчык яшьләргә эшнең мөмкин булган юнәлешләре белән танышырга һәм каникул чорына яки укудан буш вакытта рәсми эшкә урнашу вариантларын сайларга ярдәм итәчәк.