«Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге авторларны XXVI яшь татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары конкурсында катнашырга чакыра. «шигърият», «проза» һәм «драматургия» номинацияләрендә эшләр кабул итү 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Чара ил буенча яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максат һәм бурычларына туры китереп гамәлгә ашырыла. Конкурсның төп максаты – талантлы авторларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук аларга иҗади үсеш һәм үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре бирү.
Конкурс өч этапта уза: беренче этап – әсәрләр җыю (2026 елның 30 сентябренә кадәр); икенче этап – сайлап алу туры һәм жюриның эксперт бәяләмәсе (2026 елның 31 октябренә кадәр); өченчесе – сайланган конкурсантлар өчен иҗади мәктәп эше (2026 елның ноябре).
Катнашырга Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән яшь язучылар ике яшь категориясендә чакырыла – 14 яшьтән 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән 35 яшькә кадәрге авторлар.
Гариза бирергә һәм эшләрне җибәрергә сылтама буенча мөмкин.
Контакт телефоны: (843) 528-28-22
Электрон почта: mc-idel@yandex.ru