А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейда укучы Владислав Шевелев «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының финалистлары исемлегенә керде. Конкурста катнашучылар Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Төрки халыклар тарихы» юнәлеше буенча уку хокукы өчен көрәшәләр.
Мәгариф телепроектының юбилей, бишенче сезонында рекордлы 600 гариза җыелды, анда төрле төбәкләрдән 40 тарих белгече иң яхшы исеме өчен ярышты. Киеренке телевизион көрәш нәтиҗәләре буенча, интеллектуаль марафонның җиңүчесе дип Казан укучысы Амирхан Исхаков танылды, ә II һәм III дәрәҗә призерлары – Рәшит Айбетов һәм Айгөл Хәертдинова булды.
Барлык алты финалист та, шул исәптән Владислав та, КФУның профильле институтына өстенлекле нигездә укырга керү хокукы алды. Тугыз айлык тырыш әзерлек өчен бүләк буларак, Татарстан Мәдәният министрлыгы балаларга республиканың тарихи урыннары буенча ике көнлек экскурсия оештырды. Алар Казан Кремлендә, «Әлифба» музеенда һәм Габдулла Тукайның туган авылы – Кырлайда булдылар.
«Тархан» – 2021 елда ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылган мәгариф конкурсы-телеуены. Проект сәләтле балаларны яклауга һәм Россия тарихын, шул исәптән төрки халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм әдәбиятын популярлаштыруга юнәлтелгән.
Биш ел эчендә әлеге инициатива ярдәмендә Татарстан районнарыннан дистәләгән укучы профильле юнәлешләр буенча студент булдылар һәм тарихка булган кызыксынуларын яшьләр дипломатиясе, археология, туган якны өйрәнү һәм туризм кебек төрле һөнәри проектларда гамәлгә ашырдылар.
Фото: «Татар-информ»