Хәзер 00:21 , 6.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы предприятиеләре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашырга чакырыла

Башкарма комитетта Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге вәкиле Марат Мәхмүтов белән шәһәрнең реаль икътисад секторы предприятиеләре очрашуы узды. Предприятиеләргә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында каралган дәүләт ярдәме чарасы турында сөйләделәр.

Федераль проект кысаларында предприятиеләр бушлай эксперт ярдәменнән файдалана ала: белгечләр җитештерү югалтуларын ачыкларга һәм бетерергә, шулай ук ябык җитештерү (бережливое производство) өлкәсендә коралларны һәм компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәләр. Проект чараларын гамәлгә ашырудан уртача икътисади эффект предприятиеләр тарафыннан 18 млн сумга бәяләнә.

Билгеләп үтик, федераль проектта катнашучы предприятиеләр өчен барлык чаралар да тулысынча бушлай гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан федераль проект «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты структурасына керә һәм 2018-2024 елларда гамәлгә ашырылган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының хокукый варисы һәм логик дәвамы булып тора.

Шәһәр предприятиеләре федераль проектта актив катнашалар, алар Татарстан Республикасы буенча катнашучыларның гомуми саныннан якынча 22% тәшкил итә.

2018 елдан бирле 85 Чаллы компаниясе ябык җитештерү коралларын кертү исәбенә эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшли. Аларның 9-ы 2026 елда федераль проектка кушылды һәм инде үз җитештерүчәнлекләрен арттыру һәм югалтуларны бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыралар.

Исегезгә төшерәбез, федераль проектка кушылу өчен производительность.рф ИТ-порталында гариза бирергә кирәк.

Кабул итү графигы