Татарстан башкаласында «Россия спорты» дәүләт программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында җиңел атлетика буенча республика ярышлары төгәлләнде. Чаллы шәһәре данын 20 спортчыдан торган җыелма команда яклады. Спортчыларыбыз әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр.
Татарстан Республикасы беренчелегендә Чаллы җыелма командасы 11 медаль яулады: биш алтын, өч көмеш һәм өч бронза. Кирилл Ганиев өч тапкыр пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп, өч тапкыр җиңүче булды. Элина Мостакимова командага бер алтын медаль алып килде. Ильяс Назипов ике тапкыр бронза призеры булды. Ульяна Агапова алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулап, искиткеч осталык күрсәтте. Дениз Гюл ике көмеш медальгә ия булды.
Спортчыларыбыз Татарстан чемпионатында да уңышлы чыгыш ясадылар, аларның исәбендә 18 медаль: 8 алтын, 7 көмеш һәм 3 бронза. Регина Михедюкова ике тапкыр пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Алмаз Мәхмүтов һәм Дмитрий Боздунов та икешәр алтын медаль яуладылар һәм һәркайсы үз исәбенә берәр көмеш медаль өстәделәр. Юра Вишневский һәм Елена Исламова команда копилкасын икешәр алтын һәм икешәр көмеш медаль белән тулыландырдылар. Ангелина Исламова өч көмеш медаль иясе булды. Любовь Тимашева бронза медаль яулады, ә Андрей Кибардин ике тапкыр пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.