Хәзер 06:37 , 6.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының 55 меңнән артык гаиләсе ана капиталы алды
Чаллының 55 меңнән артык гаиләсе ана капиталы алды

Гаиләләргә дәүләт ярдәменең нәтиҗәле чараларының берсе — Ана капиталы программасы. 2007 елдан бирле Чаллыда ана капиталына 55 меңнән артык сертификат бирелде, 49 мең гаилә инде 19,5 млрд. сумлык ана капиталы акчасын үз ихтыяҗларына тотты. Программаның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту кала. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткән ата-аналарның 95 % тан артыгы ана капиталы акчасын нәкъ менә әлеге максатларга тоттылар.

30 ноябрьдә Таантаналар сараенда күркәм гадәт буенча ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 18 гаиләсе сертификат иясе булды.

Гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шангараев котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Ана капиталы программасын үзгәрткән законга 2020 елда кертелгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме күләмен арттыра, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен ныгыта, акчаларны куллануны гадиләштерә һәм уңайлы итә, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын 2026 ел ахырына кадәр озайта.

Төп яңалыкларның берсе — ана капиталы программасын беренче балага да тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче баласы туган яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә ана капиталына хокук алдылар. Бүген индексацияне исәпкә алып, аның күләме 524 527,9 сум тәшкил итә.

Кабул итү графигы