Татарстан Республикасында 13 меңнән артык үзмәшгуль инде ирекле пенсия иминиятләштерүендә катнаша. «Дәүләтнең мәгълүмат икътисады һәм цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында цифрлы сервислар бу процессны мөмкин кадәр уңайлы итә, гражданнарга найм буенча эшләүчеләр белән беррәттән иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын мөстәкыйль формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Кертем күләмен катнашучылар мөстәкыйль сайлый. 2026 елда минималь еллык взнос 71 525 сум тәшкил итә – бу бер ел иминият стажы һәм 1,09 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) алырга мөмкинлек бирәчәк. Максималь взнос – 572 204 сум. Аны түләгән очракта, шәхси счетта бер ел стаж һәм 8,72 ИПК исәпкә алыначак.
Взносларны ай саен да, елга бер тапкыр да күчерергә мөмкин. Иң мөһиме – акча 31 декабрьгә кадәр кереп җитсен. Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге үзмәшгульләрнең индивидуаль шәхси счетларына стаж һәм коэффициентларны автомат рәвештә исәпкә ала.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында гаризаны «Мой налог» мобиль кушымтасы аша, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яисә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Бу электрон сервисларның үсеше «Дәүләтнең мәгълүмат икътисады һәм цифрлы трансформациясе» милли проектының максатларын турыдан-туры хуплап, фонд белән үзара элемтәне гади һәм ачык итә.
Картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы өчен пенсия яшенә җитәргә (2026 елда – ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь), кимендә 15 ел стаж һәм аз дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта гражданга гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак социаль пенсия билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм фондның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына – 8-800-100-0001 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.