Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Николаевна Леденейкинаны 99 яшьлек юбилее белән котладылар.
Ветеранны Үзәк район администрациясе башлыгы Фидарис Хәбибуллин, «ЖИЛЭНЕРГОСЕРВИС» идарәче компаниясе директоры урынбасары Ирина Михайлова һәм «14 комплекс» ТОС рәисе Зинаида Гараева котладылар.
Мария Николаевна Башкортостан Республикасының Богдашкино авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында төрле эшләрдә эшләгән. 1950 елда Мария Леденейкина кияүгә чыгып, Башкортостан Республикасының Пролей-Каша авылына күченә, анда пенсиягә чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.
1983 елда ветеран даими яшәү урыны итеп Яр Чаллы шәһәрен сайлый. Мария Николаевна 5 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә 13 оныгы һәм 21 оныкчыгының уңышларына сөенеп яши.