Һәр яз саен эшче яшьләр Советы Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә өмә оештыра.
«Ремдизель» АҖ, Пенсия фонды Идарәсе, «ДОМКОР», Яр Чаллы ТЭЦ, Яр Чаллы җылылык челтәрләре, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, МТС, «ПЭК» ҖЧҖ, «Заман» яшьләр үзәге белгечләре чүп-чар, иске яфракларны җыештырдылар, агачларны агарттылар, бордюрлар һәм вазоннар буядылар, агач төпләрен йомшарттылар.
Россия Пенсионерлар берлеге активистлары интернат-йортта яшәүчеләр өчен Җиңү көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук эшче яшьләр Советы көче белән интернат-йортка гигиена кирәк-яраклары да җыеп тапшырылды.