Яр Чаллыда 9 апрельгә һава торышы
Яр Чаллыда 9 апрельдә болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән уртача яңгыр.
Яр Чаллыда 9 апрельдә болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән уртача яңгыр.
Үзәк районында төзекләндерү буенча язгы икеайлык дәвам итә: студентлар, укучылар һәм учреждение хезмәткәрләре территорияләрне җыештыру өчен берләште. Политехника һәм инженер-икътисад көллиятләре студентлары «Гренада» паркында һәм Тынычлык проспектында тәртип урнаштырды. 38 нче, 58 нче мәктәпләр, 76 нчы гимназия укучылары, шулай ук сәнгать галереясе һәм 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге хезмәткәрләре үз учреждениеләренең территорияләрен чистартты. Акциягә 22 нче, 33 нче, 111 нче балалар бакчалары хезмәткәрләре дә кушылды.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) язгы ташу куркынычы янаган вакытта һәм ташу чорында халык өчен тәкъдимнәр тәкъдим итә.
8 апрельдә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан 5-10 м/с тизлктә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Астрахань 24» телеканалының туры эфирында телекүпер аша электросамокатларның эшен җайга салуның грамоталы үрнәкләреннән берсе буларак шәһәребез тәҗрибәсе белән чыгыш ясады. Тапшыруга шәхси мобильлек чараларын арендалау сервисларын тыю тәҗрибәсе сәбәп булды – шундый ук чикләүләр, искәртеп үтәбез, Яр Чаллыда инде гамәлдә.
Укучылар һәм студентлар территорияләрне төзекләндерү буенча язгы икеайлыкта актив катнаша. Технология техникумы егетләре һәм кызлары Гренада паркында кар йомшартты. 18 нче мәктәп укучылары Төзүчеләр бульварында газоннарны чистартты, ә 35 нче мәктәп укучылары Октябрьнең 60 еллыгы бульварында яфраклар җыйды. 58 нче мәктәп укучылары Кол Гали бульварын тәртипкә китерде.
Яр Чаллы педагогика көллияте студентлары «Гренада» паркы территориясенә чыгып, коммуналь хезмәтләргә кар йомшартуда һәм чүп-чар җыюда ярдәм күрсәтте. 38 нче мәктәп укучылары бу вакытта үз уку йортларының территориясен тәртипкә китерде.
Яр Чаллыда 7 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Кечкенә, төнлә урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 16 м/с ка кадәр җитә.
Үзәк районы хакимиятенең һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренең дусларча коллективы Энтузиастлар бульварында өмә үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең территориаль бүлеге атмосфера һавасы һәм су объектлары сыйфатының санитар-экологик мониторингының арадаш йомгакларын ясый. Ведомство белгечләре үзәкләштерелгән хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү системаларында эчәр суның сыйфатын өзлексез контрольдә тотуны дәвам итә. Сынамалар алу һәм лаборатор тикшеренүләр кулланучыларга су бирүнең барлык этапларында үткәрелә. Моннан тыш, су сыйфаты планлы һәм планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында өстәмә тикшерү уза, бу шәһәр халкын су белән тәэмин итүнең куркынычсызлыгын гарантияли.
6 апрельдә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава. Бераз һәм уртача яңгыр.
Мондый хезмәт – тирә-юньдәгеләр өчен лаеклы үрнәк. Гражданнарны өмәләргә кушылырга чакыралар: бергәләп тырышып, шәһәрне тагын да чистарак һәм уңайлырак итәргә мөмкин.
5 апрельдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез бераз, урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.
Яр Чаллыда 4 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Бераз яңгыр, көндез урыны белән. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр тизлек белән.
Бүген Яр Чаллы политехник көллияте студентлары «Гренада» паркында кар өемнәрен таратып чыкты – бик тиздән андагы мәйданчыклар йөреп ял итү өчен тулысынча әзер булачак.
Кыз балалар өчен иң популяр исемнәр түбәндәгеләр булды: Амелия, Аиша, Айлин, Ясминә, Сафия (София), Мия, Есения, Мирослава, Раяна, Эмилия. Малайларга ешрак Амир, Тимур, Кәрим, Мирон, Аяз, Макар, Эмир, Галим, Артём, Давыд исемнәре бирелә.
Студентлар өмәгә чыгып, Батырлар Аллеясындагы мемориаль зонада кар йомшарту эшләрен башкардылар, шулай ук Җиңү паркындагы җәяүлеләр юлларын тәртипкә китерделәр. Бу эшләр карның эрүен тизләтергә һәм территорияләрне язгы сезонга әзерләргә ярдәм итәчәк.
Электр челтәрләрендә планлы эшләр башкарылу сәбәпле, иртәгә, 4 апрельдә, Трубный һәм Производственный юллары киселешендә светофор объекты вакытлыча сүндереләчәк.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр тизлектә.
Кар йомшартуда һәм чүп-чар җыюда 58 нче мәктәп, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, «Яшүсмер» яшьләр үзәге, сәнгать галереясы, 33, 46 һәм 53 нче балалар бакчалары укучылары һәм хезмәткәрләре, Сәүдә-технология көллияте студентлары актив катнаша. Эшләрнең төп максаты – кар эрүне тизләтү һәм боз катламы барлыкка килүне булдырмау.