Чаллыда опрессовкалауның алтынчы этабы дәвам итә
Чаллы җылылык челтәрләре йортларны кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташтыруны дәвам итә. Яңа шәһәрдә гидравлик сынауларның 6 этабы уза, ул 201 йортны үз эченә ала. Аларның 23е (20, 21, 23 комплекс) опрессовкалау башланганның икенче көнне үк кайнар суга тоташтырылган. Бүгенге көндә бу сан 75кә җитте.