26 нчы номерлы автобус иске маршрут буенча йөри башлый
10 марттан элекке схема буенча йөри башлаячак. Һади Такташ урамы буйлап, Низаметдинов урамына борылачак, “Пединститут” аша Чаллы проспектына чыгачак.
10 марттан элекке схема буенча йөри башлаячак. Һади Такташ урамы буйлап, Низаметдинов урамына борылачак, “Пединститут” аша Чаллы проспектына чыгачак.
Болытлы. Явым-төшем яңгыр һәм дымлы кар рәвешендә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш 813 м/с, урыны белән 1520 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2˚. Көндез һаваның максималь температурасы +3..+5˚. Юлларда урыны белән бозлавык, кар кашы.
«Бердәм Россия» партиясе «Торак-коммуналь хуҗалыгы диктанты» Бөтенроссия акциясен үткәрә. 2023 елның 14 апреленә кадәр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белемнәрне тикшереп карарга һәм яхшыртырга мөмкинлек. Тест 30 сораудан тора: күпфатирлы йорт белән идарә итү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү, бу өлкәдә кулланучылар хокукларын яклау. Уңышлы үткән тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы электрон сертификат алачак.
10 апрельдә 14:00 сәгатьтә 400нче залда Дәүләти экологик экспертиза объектының җәмәгать тыңлаулары формасында иҗтимагый фикер алышулар узачак: «ТКУ БКМ «РАБИКА» технологик комплексында “Битумлы икенчел матди ресурслардан төзелеш материаллары җитештерү" яңа технологиясенә техник документация проекты, шул исәптән әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүнең беренчел материаллары.
11 март көнне Җиңү паркында карда волейбол буенча хатын-кызлар арасында турнир узачак.
“Автомобиль юллары предприятиесе” хезмәткәрләре хәзер шәһәр проспектларында яңгыр коеларын чистарту белән мәшгуль. Эшләр тәүлек дәвамында алып барыла.
“Гренада” экстрим-паркы җәлеп итү ноктасы булачак
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев урамнарны, түбәләрне кардан чистарту эшен туктатмаска кирәклеген искәртте
Җәмәгать территорияләрен чистартырга 800 кеше - мкәтәп укучылары һәм студентлр чыкты.
Гренада парк территориясен студентлар кардан һәм боздан чистарттылар.
Унбишенче ел Яр Чаллыда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы уңышлы тормышка ашырыла. 2022 елда 125 күп фатирлы йорт ремонтланган.
Комсомол районында иртәдән үк җәмәгать киңлекләрен кардан чистарту буенча чаралар үткәрелә.Районның җәмәгать киңлекләрендә кардан чистарту эшләре дәвам итәчәк.
“Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы” ачык акционерлык җәмгыятендә язның беренче бәйрәме 8 мартка күп санда лаләләр үстергәннәр. Быел биредә 20 төр 120 мең лалә чәчәкләре утыртканнар. Яр Чаллыда кызыл һәм сары лалә чәчәкләре аеруча популяр. Шулай ук сирәк сортлар да үстерелә, мәсәлән, кызыл, сары, ак градиентлы.
Үзәк районның территориаль иҗтимагый үзидарәсе ассоциациясе(ТИҮ) – “Иң яхшы ТИҮ практикасы” бөтенроссия конкурсы җиңүчесе.
Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, бүген Чаллыда торак йортларның түбәләрен, подъездларның козырекларын кардан һәм боздан чистартуга зур игътибар бирелде, чөнки кар төшү куркынычы туа. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , беркем дә зыян күрмәсен өчен, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына аерым игътибар бирүләрен сорады.
Транспорт министрлыгы ярдәме белән Яр Чаллыда юл челтәрен үстерү һәм ремонтлау дәвам итә. Бу юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең ун урынын бетерергә, шулай ук шәһәрдә авариялелекне 6,5% ка киметергә мөмкинлек бирде, – Шәһәр советы хисап утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев әнә шундый мәгълүматлар китерде.
"Безнең ишегалды" программасы кысаларында юл катламын алыштыру, яктырту эшләре, эскәмияләр, чүп савытлары алмаштырыла, яңа балалар мәйданчыгы булдырыла. Барлык проектлар да халык белән килешү уза.
21 февраль көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Быел 107 йорт капиталь төзекләндереләчәк. 26 лифт алыштырылачак. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Эшләрне 1 сентябрьга кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
18 февральдә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/с.