Яр Чаллыда яңа автобуслар йөри башлаячак
Яр Чаллыда җәмәгать транспорты өлкәсендә үзгәрешләр башлана: автобуслар шәһәрнеке булачак. 22нче, 26нчы маршрутлар буенча пассажирларны зур сыйдырышлы "НЕФАЗ" һәм "ЛиАЗ" автобуслары йөртәчәк. Иртәгә автобуслар маршрутларга чыга. Матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр иткәнчә, предприятиегә яңа персонал – машина йөртүчеләр, механиклар, слесарьлар тупланган. Автопарк территориясендә автобусларны автомат рәвештә юу урнаштырылган.