Яр Чаллыда аязган вакытта 36 градуска кадәр салкынлык көтелә
Яр Чаллыда аз болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә.
Яр Чаллыда аз болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә.
13 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ Чаллы автомәктәбе тирында, XX Спартакиада кысаларында, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында, вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак. Ярышларда катнашу өчен дүрт кешедән торган шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре командалары чакырыла. Катнашучылар яткан килеш 50 метрдан мишеньга атачак. Өч сынау һәм биш зачет атуы башкарыла.
Яр Чаллы Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге тарафыннан консолидацияләнгән (үзәкләштерелгән) сатып алулар үткәрелә. Алар бер үк вакытта берничә заказчы мәнфәгатьләрендә оештырыла.
«Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә ел башыннан бирле 1110 граждан эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә үзәктә 3647 эшсез исәптә тора. Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,3 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен республика буенча бу күрсәткеч 1,64 процент. Ел башыннан 684 кеше эшкә урнаштырылган. Әлеге мәгълүматларны атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсендә мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова җиткерде.
Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы вазыйфасына Ринара Имамова билгеләнде. Ул хезмәт эшчәнлеген 2010 елда 43 нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлаган. Шулай ук 34 нче мәктәптә укытучы, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче мәгариф идарәсендә гомуми белем бирү бүлегенең баш белгече булып эшли.
Җирле товар җитештерүчеләр продукциясен алга этәрү максатларында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2019 елның 5 маеннан Татарстанда республика маркетинг үзәге эшли. Яр Чаллы шәһәренең муниципаль заказ бүлеге базасында бизнес вәкилләре үз ихтыяҗлары өчен продукция сатып алу буенча укулар һәм практика узалар.
Яр Чаллы территориясендә вәкаләтле орган аша 290 муниципаль заказчы, шул исәптән 14 муниципаль унитар предприятие, 2 акционерлык җәмгыяте һәм 1 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять сатып алу эшчәнлеген башкара. Бу хакта Башкарма комитетның муниципаль заказ бүлеге башлыгы Марсель Хәйретдинов хәбәр итте. 2020 елда конкурентлы сатып алулар нәтиҗәләре буенча акчаларны экономияләү 111 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән биржада – 31 млн сум.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 721 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 322,3не тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,5%ка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев температура түбәнәйгәндә оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты: " Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең игътибарына. Безнең барлык учреждениеләр балансында бина, корылмалар бар. Шуңа күрә халык яшәешен тәэмин итүче учреждениеләр эшендә бернинди өзеклекләр булмасын өчен, эшне игътибар белән оештырырга кирәк. Хуҗалыкта температура төшкәндә барысы да була. Бу мәсьәләдә тәҗрибәбез бар, шуңа күрә мин барысына да мөрәҗәгать итәм. Кышта бернинди дә гаҗәп әйбер юк. Без төньяк ил, мондый пиклар була. Кышын һава темпетатурасы 30 градустан түбәнрәк төшү булырга мөмкин, асылда бу аномалия түгел. Әмма бу мәсьәләләргә игътибар нәкъ менә шундый чорда булырга тиеш. Шуңа күрә барыгызга да бу мәсьәләгә игътибар итүегезне сорыйм. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре дә, балалар һәм өлкәннәр күпләп була торган урыннар да бар. Һәркайсы хезмәт күрсәтүче персоналга ия, эчке, шактый катлаулы хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр. Беренче чиратта, мин бу чорда җылылык белән тәэмин итүне күз алдында тотам, тиешле белгечләр үз урыннарында булырга тиеш" , - дип билгеләп үтте ул.
Яр Чаллыда дүшәмбе көнне аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар, буран булуы ихтимал. Көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -24..-27˚. Көндез максималь һава температурасы -22..-24˚. Юлларда бозлавык.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында «Мастеровые» рус драма театры төзелеше мәйданчыгын карады, шулай ук театр коллективы белән очрашты.
Яр Чаллыда «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ТР һәм РФ атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты Марат Бибишев истәлегенә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ачылды.
Якшәмбе Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, урыны белән буран. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метр тизлектә.
Бүген "Мастеровые" театрында яңа бина һәм театрның үсеш концепциясе буенча фикер алыштылар. Яр Чаллыда рус драма театрын төзүгә керештеләр, бина Чулман проспектында, Тантаналар сарае янында урнашачак. Очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, «Мастеровые» рус драма театры хезмәткәрләре, шәһәрнең яшьләр активы катнашты.
Яр Чаллыда «Өстәмә белем бирү педагогы – 2021» муниципаль һөнәри осталык конкурсының финалы узды. Конкурс 11 гыйнварда старт алды, 11 өстәмә белем бирү оешмасыннан 11 катнашучы иң яхшы дип аталу хокукы өчен конкурс сынаулары юлын узарга теләк белдерде.
Якынча фараз буенча, 9-10 февральдә республикада һава торышына аз болытлы антициклон йогынты ясый башлаячак. Төнлә һава температурасы -27..-32°, көндез -19..-24°. Уртача температура нормадан 10-13 градуска түбән булыр дип көтелә.
РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Андрей Давыдович Фроммны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, шулай ук ТИҮ рәисе Рима Газизова да кушылды.
РПФның бушлай мобиль кушымтасын урнаштырып, ПФР сайтында Гражданинның шәхси кабинетына караганда тагын да җиңелрәк мобиль җайланмалардан файдаланучылар РПФда шәхси счетларының торышы, пенсия баллары һәм иминият стажы турында мәгълүмат алырга, эш бирүченең күчерелгән иминият взносларын тикшерергә, пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсиянең шартлы күләмен исәпләргә, билгеләнгән пенсия яки социаль түләү, ана капиталы күләме турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Чаллы икмәге" хезмәт коллективы белән очрашты. Шәһәр башлыгын предприятиенең генераль директоры Рафаэль Юнысов каршы алды. Башта мэр предприятие хезмәткәрләре белән аралашты, аннары җитештерү мәйданнарын карап йөрде.
Февраль аенда Яр Чаллыда берничә зур спорт чарасы планлаштырылган. Бу хакта матбугат конференциясендә физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сөйләде. 6-7 февраль көннәрендә М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә Идел буе федераль округы беренчелегенә грек-рим көрәше буенча ярышлар узачак. Бу ярышлар Яр Чаллыда инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Беренчелектә 14 регионнан 180нән артык спортчы катнаша. Шул исәптән Татарстан Республикасы җыелма командасы да, аның составында Чаллы спортчылары да бар.