Чаллы егете «Зур Шлем» яулады
Бакуда узган Зур шлем ярышларында Нияз Билалов 100 килограммга кадәр авырлыкта җиңү яулады. Финалда ул канада спортчысын Шанди Эль Нахасны җиңде.
Бакуда узган Зур шлем ярышларында Нияз Билалов 100 килограммга кадәр авырлыкта җиңү яулады. Финалда ул канада спортчысын Шанди Эль Нахасны җиңде.
ТР Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Чаллының өч учреждениесе яңа автомобильләр алды. 56 нчы урта белем бирү мәктәбенә, «Виктория» спорт мәктәбенә, «Кызыл тау» мәдәният үзәгенә машина ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Без бергә» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясенә кушылды. Төбәк атнасы кысаларында парламентарий Яр Чаллыда волонтерларга ярдәм итте.
«Креативные решения Айди Ай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, 2021 елның 11 ноябрендә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары, профсоюзлар һәм республика оешмалары катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар уздырачак.
Агымдагы ел башыннан Салым инспекциясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында шәһәр ведомствосы җитәкчесе Диана Сәгетдинова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 1 октябрьгә Яр Чаллыда инспекциядә 17 303 юридик зат, 13 661 шәхси эшмәкәр һәм ярты миллионнан артык физик зат администрацияләнә.
Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: COVID-19дан вакцинация узганнан соң Дәүләт хезмәтләре порталына килә торган QR-кодлар үз вакыты дәвамында гамәлдә кала.
Яр Чаллыда ел башыннан Кадрлар үзәгенә эш эзләп 10 488 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезлек буенча 1 271 эш эзләүче теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,45% тәшкил итә (ТР буенча 0,73%). Бу хакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.
Яр Чаллыда 2021 ел программасына кертелгән 144 йортны ремонтлау 99,3%ка башкарылган. Капиталь ремонт бәясе 1 млрд 473 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Хәзерге вакытта махсус сызымнар буенча яңа тимер-бетон конструкцияләр эшләнелә. Алар 11 подъездда зыян күргәннәре урынына урнаштырылачак.
9 ноябрьдән вакцинаның беренче компоненты белән, ә 7 декабрьдән икенче компонент белән прививка ясатмаучылар, соңгы алты ай дәвамында авырган яки медицина күрсәтүе буенча вакцинация узудан азат ителгәннәрдән тыш, эштән туктатылырга тиеш. Традицион аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системасы киеренке режимда эшли, чөнки эпидситуация торышы өлешендә үзгәрешләр көтелми.
Яр Чаллыда дүшәмбе, 8 ноябрьдә, яңгыр һәм юеш кар рәвешендә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды берничә ел дәвамында «Уңайлы мохит» дәүләт программасында катнаша, аның төп максаты - халыкның аз хәрәкәтләнүче категориясе арасыннан гражданнарга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен дә бертигез уңайлы мохит булдыру.
Бүген, 6 ноябрьдә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә эшләп килүче өч мәйданчыкта – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.
Бүген, 1 ноябрьдә, Учи.ру белем бирү платформасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды. Анда илнең 85 субъектыннан 1-9 сыйныф укучылары катнаша.
Хөрмәтле чаллылылар, сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Ингосстрах» экспертларыннан һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан үткәрелгән ике айлык россиялеләрнең иҗтимагый фикерен тикшерүдә катнаштылар.
Яр Чаллыда «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре 2021» традицион конкурсына старт бирелде. Гаризалар 2021 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә.
Иртәгә, 5 ноябрьдә, Яр Чаллы территориясендә һәм тулаем Кама аръягында аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Көндез явым - төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә.
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Шәһәрнең иң эре балалар иҗтимагый оешмасы - «Шәһәр укучылар советы» - спикер постына сайлаулар үткәрде.