Яр Чаллыда Хәтер һәм матәм көне уза
Иртәгә, 22 июнь көнне, 12:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган Хәтер һәм матәм көне уза.
Иртәгә, 22 июнь көнне, 12:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган Хәтер һәм матәм көне уза.
25 июньгә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдатларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәлак булучыларны искә алып, автойөреш оештырдылар. Узышта көч структуралары ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чиркәү вәкилләре, аларның гаиләләре, балалары һәм оныклары катнаша. Юлда барлыгы 36 кеше - 11 экипаж.
Узган ял көннәрендә Кече Шилнә поселогы янында эшче яшьләр арасында хәрби-спорт слеты узды. Аны «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы», «Заман» яшьләр үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе ярдәме белән «Три турист» туристик клубы, Яшьләр эшләре идарәсе һәм Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте оештырды.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льгота алучыларга тиешле гаризаны күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки Россия Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке кала. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 749 очрагы теркәлгән.
40 ЛИАЗ автобусы Яр Чаллыга июль аенда кайтарылачак. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, март аенда Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешүе буенча шәһәргә 40 автобус бушлай тапшырылган иде.
Хәзерге вакытта 194 торак йортның 162сендә кайнар суны вакытыннан алда бирделәр. 23-25 комплекста, 49 комплекста (02, 08, 13 йортлары) 51 комплекста (01,03 йортлары) һәм 50/15 торак йортында яшәүчеләр вакытлыча сусыз кала.
Хөрмәтле Яр Чаллы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сабан туе көнне кичке концерт башланыр алдыннан Яр буе паркы мәйданында шактый тамашачы җыелган иде. Бәйрәм программасы шәһәрнең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән башланып китте. Күңел ачу программасын Чаллы халкына һәм шәһәребез кунакларына «Күңел» радиостанциясе тәкъдим итте.
Сабан туе батыры исеме өчен көрәшергә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан диярлек һәм Санкт-Петербургтан спортчылар, шул исәптән сигез дөнья чемпионы килде. Көрәш төрле авырлык категорияләрендә үткәрелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел ярышлар профессиональ мәйданчыкларда үткәрелде.
Үзәк мәйданда «Сабан туеның милли бизәкләре» дигән театральләштерелгән тамаша башланды. Тамашада 1000нән артык кеше катнаша: артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗади коллективлары, урта махсус һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары.
Быел Сабан туен бәйрәм итүгә багышланган чаралар 16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле - 2021» шәһәр конкурсы финалыннан башланып китәчәк. Конкурс шәһәребездә 27 нче тапкыр үткәрелә. Быел финалда 10 конкурсант катнаша. Традиция буенча, алар Сабан туеның мәртәбәле кунакларын «Яр буе» паркы мәйданында каршы алачак.
«Этот красивый древний праздник по праву является одним из самых долгожданных событий в жизни нашего города и всей республики. По понятным причинам мы не смогли отпраздновать Сабантуй должным образом в прошлом году. Тем радостнее мы встречаем его сейчас, в Год родных языков и народного единства», - говорится в поздравлении.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең ипподромында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм кунакларын мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сәламләде.
Яр Чаллы шәһәре табибы «Ак чәчәкләр» дип аталган республика конкурсының «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулады. Ул – сугыш ветераннары өчен госпиталь шифаханәсенең көндезге стационары мөдире, табиб-терапевт, табиб-гериатр, шәһәрнең штаттан тыш табиб-гериатры Фәридә Шәрифуллина. 2020 елның ноябрендә аның оста җитәкчелегендә таҗлы вирус инфекциясе кичергән пациентларны көндезге стационар шартларында тернәкләндерү үткәрү уңышлы башланып китте һәм бүген дә дәвам иттерелә. Кыска гына вакыт эчендә шәһәребезнең шундый 1000 нән артык пациенты, дәвалану курсы узып, яңадан тулы канлы тормышка кайтты.
Чаллы картиналар галереясенең зур залында "Мәңгелек күк астында" Тамга XXI" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә уникаль сәнгать әйберләре экспонатларын тәкъдим итә. Экспозициядә 80нән артык әсәр тәкъдим ителә: рәсем сәнгате, графика, скульптура, инсталляция.
24 июнь көнне Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Интернет-сәүдә - эшмәкәрләрнең киләчәге " дигән бушлай уку-гамәли чара узачак. Катнашучыларга https://ano-cet.timepad.ru/event/1674649 сайтында теркәлергә кирәк: / (урыннар саны чикләнгән). Чара 10: 00 сәгатьтә башлана.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, дәвалау учреждениесендә капиталь ремонт 2018 елның маенда башланды һәм этаплап бара. 2018-2020 елларда В корпусында 773,2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Корпус бинасы яңартылды, медицина һәм технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Чиратта- А, Г, Д блокларын ремонтлау.
2021 елның 16-17 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс).