Яр Чаллыда медицина һәм белем бирү юнәлешләре өстенлекле булып кала
Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди‑техник базасын ныгыту юнәлешендә системалы эш дәвам итүен билгеләп үтте:
Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди‑техник базасын ныгыту юнәлешендә системалы эш дәвам итүен билгеләп үтте:
Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә чыгышында Наил Мәһдиев статистика мәгълүматләрен китерде: Яр Чаллыда һәр икенче шәһәр кешесе җәмәгать транспортын даими куллана.
2025 елда социаль объектларны һәм инфраструктураны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 18 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде. 26 күп фатирлы йорт төзелде, нәтиҗәдә 4 400 гаилә яңа фатирлы булды.
Кече һәм урта бизнес шәһәр өчен өстенлекле юнәлеш булып кала. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары әйләнеше 8%ка үсеп, 736 млрд сумга тәшкил итә. Аеруча мөһиме – кече һәм урта эшмәкәрлек гомум әйләнешендә сәнәгать җитештерүе өлеше 2015 елдагы 17%тан 2025 елда 31,5%ка кадәр артты. Эшмәкәрләр дәүләт ярдәмен актив файдалануын ассызыклады Наил Мәһдиев:
Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев , катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Яр Чаллы сәнәгатенең тотрыклылык күрсәтүен билгеләп үтте. Предприятиеләр ихтыяҗ зур булган, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгарып, җитештерү күләмен арттыра. Мэр аерым рәхмәт сүзләрен дәүләт заказы параметрларын үз вакытында үтәүче оборона‑сәнәгать комплексы предприятиеләренә җиткерде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советының алтынчы утырышын ачып, быел Яр Чаллы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру юлы белән динамик рәвештә үсә дигән ышаныч белдерде. Барлык буын чаллылыларының бу иҗат хезмәте Татарстан икътисадена мөһим өлеш кертә.
Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының йомгаклау сессиясе узачак. Башланыр алдыннан «Мастеровые» рус драма театры бинасы янындагы мәйданчыкта машина төзелешенең яңа казанышларын һәм тармакларның үсеш перспективаларын күрсәтүче техника, товарлар күргәзмәсе оештырылды. Эш нәтиҗәләрен 21 Яр Чаллы компаниясе тәкъдим итте.
«Бу Яр Чаллы шәһәре өчен кирәкле һәм яхшы символ. Ул безгә тагын бер кат легендар КАМАЗлар башкаласында яшәвебезне искәртә. Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз һәм илебез киңлекләрендә хезмәт итүче искиткеч автомобильне булдырган беренче төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәбез» , — дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле явым-төшем.
Бүген, 15 февральдә, Яр Чаллыда «Ватан-ана» һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан шәһәр халкы җыелды.
Кадерле татарстанлылар!
Яр Чаллыда «Яшьләр дизайны – 2025» федераль конкурсына йомгак ясалды.
Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез кар, юеш кар, урыны белән көчле явым-төшем көтелә.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Ватан сугышчыларына» һәйкәле янында тантаналы чәчәкләр салу чарасы узды.
Үзәк районында җәмәгать урыннарын кардан чистарту эшләре дәвам итә. Бу эштә коммуналь хезмәтләр генә түгел, ә яшь буын — мәктәп укучылары һәм студентлар да актив катнаша.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Александровна Пелагеина 97 яшьлеге, ә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Николаевна Митюшкина 94 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
Парадка гаилә тормышы – тугрылык, тырышлык һәм мәхәббәт үрнәге булган парлар чакырылды. Алар арасында алтын (50 ел бергә) һәм зөбәрҗәт юбилярлар (55 ел бергә гомер итүчеләр) бар. Тантаналы чара Картиналар галереясендә уздырылды.
Болытлы һава көтелә. Бераз кар, юеш кар, көндезурыны белән уртача.Кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны-урыны белән 15-20 м/с. Төнлә минималь температура -4..-8˚.Көндез максималь температура -2..-5˚.Юлларда бозлавык саклана.
Бүген Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышында элекке баш табибы Марат Мөхәмәдиевка Яр Чаллының мактаулы гражданины исеме бирелде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аңа яңа эш урынында — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында уңышлар теләде.
Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә бүген узган ел өчен эш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау медицина советы узды. Хастаханәнең төп эш күрсәткечләрен баш табиб вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Джумабаев тәкъдим итте.