Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен Яр Чаллының биш кешесе бүләкләнде
Бүген гадәти эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциягә ярдәм өчен бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәзер 01:40
,
13.4 °C
Хәзер 01:40
,
13.4 °C
Бүген гадәти эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциягә ярдәм өчен бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Яр Чаллыда болытлы, төнлә аязучан һава торышы фаразлана. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән төнлә 15-17 м/с, көндез 20 м/с тизлектә.. Минималь температура төнлә -14..-16, аязганда -24˚ кадәр тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура -4..-9˚. Юлларда бозлавык.
Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр — язын һәм көзен үткәрелә. «Игътибар барыгызга да!» сигналы — хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына халыкның игътибарын җәлеп итүче бердәм сигнал. Ул сиреналарны, көчәйткечле тавыш элемтәсен, теле-радиотапшыруларны яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чараларының өзек-өзек гудокларын кабызу ярдәмендә бирелергә мөмкин.
Якшәмбе, 1 мартта, 9дан 16 сәгатькә кадәр Камаз проспекты һәм Производство юлы киселешендә светофор объекты сүндереләчәк. Эшләрне электр челтәрләре башкара.
Сидоровский паркында зур спорт чаралары узды. Аларны инде 11 нче тапкыр «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимо в үз коллективы белән бергә оештыра.
Яр Чаллыда көндез аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар, юеш кар, урыны белән көчле. Көндез бераз кар, юеш кар. Кайбер районнарда бозлавык, томан, буран. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚, көндез максималь температура 0..-3˚ тәшкил итәчәк. Юлларда кар боткасы, кар көртләре, бозлавык, урыны белән көчле.
600дән артык «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучысы 57 нче «Притяжение» гимназиясендә очрашты. Слет — нәтиҗәләр ясый торган һәм яңа мөмкинлекләр ача торган традицион чара.
Бүген шәһәрдә яңа сезонның авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Сәүдә рәтләре шәһәр халкы өчен һәр шимбә өч популяр мәйданчыкта — Г. Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда), Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында ачык булачак.
42 нче профильле лицейда укучылар һәм педагоглар өчен «Яр Чаллы: Татарстан тарихында 400 ел» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Чара чын мәгънәсендә интеллектуаль һәм иҗади эзләнү мохитендә узды.
Яр Чаллыда болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар. Кайбер районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан, көндез буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез көче секундына 13 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚. Көндез максималь температура -2..-5˚ тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, көндез кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Шәһәр Советы депутатлары, гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау буенча комиссия утырышында, махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм аларны җайлаштыру мәсьәләләрен карады. Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгизәр Сәлимханов , Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча департаменты башлыгы Татьяна Быданова , махсус хәрби операция ветераннарының Шәһәр Советы рәисе урынбасары Тимур Носратов һәм Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы координаторы Раилә Галимуллина катнашты.
Шимбә, 28 февральдә, шәһәр территориясендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Ярминкәләргә һәр шимбә көнне иртәнге 8:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Г.Тукай исемендәге яр буендагы «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкка, Ипподром территориясенә һәм «Южный» агросәнәгать паркына килергә мөмкин булачак.
Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуның 400 еллыгы һәм КАМАЗның беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулу кысаларында 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында «Минем балам татарча сөйләшә» төбәк иҗади бәйгесенең финалы узды. Быел әлеге конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә.
Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков узган елда шәһәр территориясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм иминлек турында сөйләде.
Бинаның түбәсендә һәм диварларында бозлар барлыкка килү өчен ярты миллион сумга кадәр санкцияләр каралган. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең административ комиссиясе кышкы чорда түбәләрне карап тоту кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искә төшерә.
Сегодня генеральный директор МУП «Горкоммунхоз» Ильдар Гизатуллин рассказал о работе предприятия для профилактики ДТП с участием общественного транспорта. С докладом он выступил на заседании комиссии по обеспечению безопасности дорожного движения (БДД).
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Яр Чаллы территориясе аша узучы федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлын карап тоту турында «Волго-Вятскуправтодор»ның Яр Чаллы филиалы директоры Сергей Лобин доклад белән чыгыш ясады. Шәһәр чикләрендәге федераль трассаның озынлыгы 26 чакрым тәшкил итә. Хәзерге вакытта әлеге участокларны карап тоту дәүләт контрактлары төзелгән ике подрядчы оешма — «Строй-Инжиниринг» ҖЧҖ һәм «Мосты РТ» ҖЧҖ тарафыннан башкарыла. Подрядчыларның төп бурычы — һава шартлары нинди булуга карамастан, юлның тиешле техник торышын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Узган елда 100 студент әлеге пособиене ала алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде, 41 гариза карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә.
Якын арада «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе исемен үзгәртәчәк һәм «Шәһәр транспорты» дип аталачак. Бу үзгәрешләр турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында сөйләде.