Яр Чаллыда -28 градуска кадәр суытачак
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25 ..-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25 ..-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Бүген, Яңа ел уңаеннан, Тантаналар сараенда күптән түгел балалары туган Чаллы гаиләләре өчен бәйрәм оештырылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, 48/20 йортының зыян күргән өч подъездыннан 28 бала «КАМАЗ» мәдәният сараена мэр чыршысы бәйрәменә чакыру алды, анда «Морозко» музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк. Кайбер сәбәпләр аркасында балаларның бер өлеше тамашага бара алмаячак, шул исәптән Чигвинцевлар гаиләсе дә. Шуңа күрә бүген аларга Яңа елның төп персонажлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакка килде. Алар Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов белән бергә балаларга татлы бүләкләр һәм уенчыклар тапшырдылар.
Әлфия Когогина: «Рецидивистлар өчен җәзаны катгыйландырып, без кешеләрнең тормышын саклап калабыз»
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү 2021 елның 30 декабрендә 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр башкарылачак дип хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында ТР спорт объектлары җитәкчеләре һәм тренерларын бүләкләү узды. Бүләкләү «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2021», «2020 елда Татарстан Республикасының олимпия резервы спорт мәктәпләре, спорт мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре рейтингы» һәм «Россия өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» дип исемләнгән өч конкурс буенча узды.
«Эколидер» республика конкурсының «Җирле үзидарә органнары» конкурс төркемендә Татарстан Республикасы шәһәрләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Яр Чаллы беренче урынны яулады. Бүләкләү тантанасы Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов алды.
21 декабрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда халык мәдәниятен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Таткультресурсцентр" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен күчмә семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 22 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күз күреме начараю белән томан көтелә.
Чаллы укучылары «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсына гариза бирә алалар. Катнашуга 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. Моның өчен 22 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр укучыга ата-анасы һөнәре турында видеоролик төшерергә һәм VKontakte, Tik Tok яки Instagram социаль челтәрендә #ЗаманПрофи хэштэгы белән урнаштырырга кирәк.
2020 ел өчен физик затлар милкенә салым түләү срогы 2021 елның 1 декабрендә тәмамланды. Хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәгән салым түләүче 2021 елның 2 декабреннән бурычлы затка әверелә.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Иван Николаевич Канидиев бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/20 йортын тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. 490 фатирдан торган яңа бинада бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, биш һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк. Йорт – 10 катлы, 10 подъезддан тора.
Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк. Интерактив спектакль урамда, шәһәрнең Яңа ел мәйданчыкларында үткәреләчәк. Халыкны тамаша персонажлары – кар бабайлар белән турыдан-туры аралашу көтә.
ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Чаллы язучылары – Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Әлфия Ситдыйкова да бар.
Бүген Яр Чаллыда махсус маршрут старт алды. Беренче пассажирлар – 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары, бу «Электротранспорт» һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музееның уртак проекты.
Сишәмбе, 21 декабрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал. Иртән һәм көндез урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Үзәк районында Инвалидлар декадасына йомгак ясалды. Картиналар галереясына «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» конкурсы җиңүчеләрен, Район инвалидлар советы активистларын, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны, республика һәм шәһәр ярышлары призерларын чакырдылар.
7 нче поликлинканың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә торган программа старт алды. Йөкле хатын-кызлар белән мультидисциплинар тернәкләндерү бригадасы эшли: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел тылсымы үткәрергә тәкъдим итте. « Без сезнең белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар өчен игелекле эш башкара алабыз. Яхшы мисал бар – Андрей Геннадьевич Фомичев безнең хезмәттәшләребез Евгений Залогин һәм Сергей Хлебников белән – 4 номерлы поликлиникада булдылар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.