Эш бирүчеләргә "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасына теркәлү турында искә төшерәләр
Эш бирүчеләргә "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасына теркәлү турында искә төшерәләр
Эш бирүчеләргә "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасына теркәлү турында искә төшерәләр
Яр Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы узды. Социаль инфраструктура объектларын төзү һәм 2021 елда торак тапшыру планының үтәлеше һәм 2022 елга планнар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында «Абруй кубогы » на интеллектуаль уен узды. Бу юлы уенның авторы һәм алып баручысы Рәзилә Кузнецова катнашучыларны бай тарихка һәм гадәти булмаган мәдәнияткә ия булган Кытай белән таныштырды. Уенда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 16 командасы катнашты.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта 268 мең кеше беренче компонент белән, 214 меңнән артык кеше икенче компонент белән вакцинация ясаткан, 18 меңгә якын кеше ревакцинация ясаган. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте. Ул шулай ук шәһәрдә яшүсмерләр өчен билгеләнгән «Спутник-М» вакцинасы кайтуы көтелгәнен билгеләп үтте.
Яр Чаллыда пәнҗешәмбе, 20 гыйнварда, аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явуы, төнлә буран чыгуы көтелә.
7 февральдә Алабугада «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Ул эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, төрле тармакларда иң яхшы белгечләрне ачыклауга, яшьләрдә сайлаган һөнәр белән кызыксынуны үстерүгә, остазлык институтын формалаштыруга, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм һөнәри компетенцияләргә ышаныч формалаштыруга юнәлдерелгән.
Яр Чаллыда Хач ману бәйрәме уңаеннан Хач йөреше узды. Мәләкәс елгасы тамагында һәркем чума алырдай бәке җиһазландырылды.
«Татэнерго» АҖ халык тыңлауларында кергән тәкъдимнәр нигезендә «2036 елга кадәрге перспективага Яр Чаллы шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү» проектына тиешле үзгәрешләр кертте.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе иминиятләштерүчеләргә иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәклеген хәбәр итә.
Картиналар галереясенең кече залында "Кристиан Апостолның төшләре һәм чынбарлыгы" исемле шәхси күргәзмә ачылды. Анда Яр Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән экспонатлар тәкъдим ителә.
«Энергетик» мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2022» республика конкурсының зональ туры узды. Җиде номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Фестивальнең беренче, сайлап алу этабы, 21 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Фестивальдә хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир–атлар өчен 60 яшькә җиткән, шулай ук тиешле еллар эшләгән пенсионерлар – үзешчән башкаручылар катнаша ала.
«Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле - туган телем» шәһәркүләм интеллектуаль-танып-белү уены узачак. Чара Халыкара туган тел көненә багышланган.
«Ел рәссамы – 2021» шәһәр конкурсы күргәзмәсе – Яр Чаллы һәм төбәк өчен әһәмиятле мәдәни вакыйга. Конкурс сынлы сәнгать өлкәсендә актуаль тенденцияләрне ачыклау, рәссамнарның һөнәри осталыклары үсешен стимуллаштыру мөмкинлеген бирә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 19 гыйнварда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне үткәрәчәк.
19 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарылачак. Шулай итеп, шәһәрнең иске өлешендә Мәләкәс елгасында 10:30дан 12:00гә кадәр суны изгеләндерү булачак. Боровецкий чишмәсе янында шулай ук Хач йөреше һәм 01:30дан 02:15кә кадәр суны изгеләндерү дә узачак. Чиркәүдән 02:30 сәгатьтә Чулман проспекты буенча «Автостанция» тукталышына кадәр автобус белән йөрү оештырылачак.
Сишәмбе, 18 гыйнварда, Яр Чаллыда болытлы, төнлә аязучан һава торышы көтелә. Көндез кар явуы, урыны белән буран чыгуы көтелә. Җил көньяктан секундына 7-12 метр, көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр тизлектә.
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.
14 гыйнварда Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021» конкурсының финал этабы узды.
45 нче комплекста урнашкан боз сараенда янгын сүндерү һәм төтен чыгару системасын яңартуга шәһәр бюджетыннан 72 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «Мин карар кабул иттем. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның иминлеге – иң мөһиме, кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле юнәлеш, без беркайчан да бу өлкәгә акча кызганмадык. Анда заманча янгын сүндерү системасы кирәк, күзәтү органнарының боз сарае эшчәнлегенә карата шелтәләр булырга тиеш түгел. Бүген объект планлы режимда эшли, бернинди дә куркыныч юк. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ – ул гамәлдәге документ».