Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты проекты IT өлкәсендә «Цифрлы үрләр» премиясе җиңүчесе булды
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты проекты IT өлкәсендә «Цифрлы үрләр» премиясе җиңүчесе булды
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты проекты IT өлкәсендә «Цифрлы үрләр» премиясе җиңүчесе булды

14 гыйнварда Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021» конкурсының финал этабы узды.

«Цифрлы үрләр 2021» –иң яхшы ил карарларының нәтиҗәлелеген арттыруны этәрүче IT өлкәсендә беренче илкүләм бүләк.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының «Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы» проекты «Югары белем өчен иң яхшы IT-карар» номинациясендә «Цифрлы үрләр» премиясе финалистлары арасына керде. Әлеге номинациядә эксперт комиссиясе тарафыннан 5 финалист билгеләнде. Гайдар форумында барлык номинантлар да үз проектларын тәкъдим иттеләр.   

«Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы» проектын Гайдар форумында катнашучыларга университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова тәкъдир итте.

Берничә сәгатьтән соң конкурс экспертлары – РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максуд Шадаев, «Цифрлы үрләр» премиясенең попечительләр советы рәисе Елизавета Терентьева һәм студиядә алып баручы җиңүчене игълан иттеләр. «Югары белем өчен иң яхшы IT-карар» номинациясендә «Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы» Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының проекты җиңүче булды.   

Кабул итү графигы