Чаллы спортчылары синхрон йөзү буенча бөтенроссия ярышларында медальләр яулады
6-9 мартта Самарада синхрон йөзү буенча «Идел дулкыны» бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең тугыз төбәгеннән 250гә якын спортчы катнашты.
6-9 мартта Самарада синхрон йөзү буенча «Идел дулкыны» бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең тугыз төбәгеннән 250гә якын спортчы катнашты.
Фестивальдә катнашу өчен югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иҗади студентлары чакырыла. Фестиваль «Музыка», «Хореография», «Театр», «Оригиналь жанр», «Журналистика/Блогинг» кебек юнәлешләр буенча уза.
Яр Чаллыда 11 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү, ким дигәндә, март ахырына кадәр гамәлдә булыр дип планлаштырыла. Корпорация башлыгы Александр Исаевич билгеләп үткәнчә, икътисади шартлар үзгәрүгә карамастан, кредит бирү параметрлары элеккечә калган һәм еллык 8,5%ка кадәр ставканы күз алдында тота.
1 апрельдән белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү кампаниясе старт ала. 25 мартка кадәр белем бирү учреждениеләре беркетелгән территорияләр турында приказны урнаштырачаклар, аның нигезендә документлар тапшырырга мөмкин булачак.
2022 елда шәһәр мәктәпләрен 5261 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Мәктәп укучылары 2 мәҗбүри фән – рус теле һәм математика һәм сайлау буенча 2 фән тапшыра. Имтиханнарны кабул итү өчен 16 пункт, дәүләт имтиханнарын кабул итү өчен 4 пункт һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләрендә 5 пункт әзерләнәчәк.
Башкарма комитетның мәдәният идарәсе әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсын игълан итә.
10 гыйнвардан 26 февральгә кадәр мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Аларда шәһәрнең 46 мәктәбеннән 383 укучы катнашты. 22 фән буенча олимпиада тугызынчы сыйныф укучылары һәм унберенче сыйныф укучылары арасында узды. Чаллы укучыларының нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде: «Әлеге уку елы нәтиҗәләре буенча бездә 49 җиңүче һәм 158 призер. Җиңүчеләр һәм призерларның иң күбесен алты белем бирү учреждениесе әзерләгән, болар – 26 нчы гимназия (59 кеше), А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей (32 кеше), 77, 76, 57 нче гимназияләр, 32 нче мәктәп. Биш мәктәптә дүрттән сигезгә кадәр җиңүче һәм призер әзерләнгән» , - дип хәбәр итте ул.
Актив иҗтимагый эшчәнлек һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Шәһәр Советы депутаты Флера Андреева , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
9 март көнне картиналар галереясенең кече залында Яр Чаллы рәссамы Светлана Большакованың «Язга багышлау» исемле шәхси күргәзмәсенең рәсми ачылышы узды.
Яр Чаллыда 2021 елга шәһәр бюджеты үтәлеше буенча ачык тыңлаулар узды. Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова , Светлана Мулюкова , Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе , Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 10 мартта төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 25.02.2002 елгы, №17-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, 10 март көнне 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә вебинар үткәрү планлаштырыла.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.
«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 20.04.20021 ел, № 100-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милек салымы өчен тотып калынган акчаларны гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.
Яр Чаллыдан ике укытучы борынгы Кырым сәнгатен – келәм тукуны үзләштергән. Келәм өчен буяулар каен яфракларыннан, гөлҗимеш тамырларыннан, меңъеллык үләненнән ясала.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Колчерина котлаулар кабул итте.
9 мартта Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
Май чабу бәйрәме шәһәрнең барлык өч районында да узды. Азатлык мәйданында масштаблы бәйрәм программасы тәкъдим ителде.
7 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.