Яр Чаллыда Solo Dance Chelny Бөтенроссия конкурсы узды
Яр Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.
Яр Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Кулланучы хокуклары нигезендә глобаль мәгънәдә дүрт төп принцип ята: мәгълүматка хокук, куркынычсызлыкка хокук, сайлап алуга хокук, шулай ук ишетелү хокукы.
Татарстан Республикасында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасын кире элемтә платформасы сыйфатында куллану турында карар кабул ителде, аның ярдәмендә гражданнарның төрле социаль-әһәмиятле проблемаларга кагылышлы хәбәрләрен автоматлаштырылган режимда җыю, эшкәртү һәм исәпкә алу башкарыла. Әлеге карарны үтәү йөзеннән системаларны интеграцияләү гамәлгә ашырылды.
16 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә ата-аналар өчен БДИ тапшыру оештырылды. «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясендә шәһәр алтынчы ел рәттән катнаша. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда 65 кеше үз көчләрен сынарга карар кылган.
Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәренә конкурс башланды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучылар түбәндәге темаларга рәсемнәрен тәкъдим итәргә мөмкин: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите», «Планетаның киләчәге».
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мөхәммәтназыйм Сәлим улы Сәлимов котлаулар кабул итте. Ул 1932 елның 15 мартында Татарстанның Минзәлә районы Дусай-Кичү авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли, төрле эшләр башкара: басуда чүп үләннәре утый, бодай чәчә, фронтны азык-төлек белән тәэмин итә. Аннан тракторчы һөнәрен үзләштерә.
Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр. Спикерлар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер .
16 мартта 9:00дән 14:00гә кадәр Җиңүнең 40 еллыгы урамы белән Яшьлек проспекты киселешендә, шулай ук Мәскәү һәм Яшьлек проспектлары киселешендә светофорлар сүндереләчәк. Эшне чикләү ремонт эшләре белән бәйле.
Кичә Яр Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ чакыруы буенча Россия Федерациясенең халык артисты, Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды Президенты Денис Мацуев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры «КАМАЗ-мастер» спорт командасы хөрмәтенә концерт бирделәр.
РФ Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәисә Рәхмәтулла кызы Сәхипгәрәева һәм Фәния Шәрип кызы Кәримова юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр. Ветераннарны Үзәк районы хакимияте, «Паритет», «Электротехниклар» идарәче компанияләре вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисләре котлады.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.
Яр Чаллыда 19 март көнне 12:00 сәгатьтә шәһәрнең Җиңү паркында «Нәүрүз» милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм кунакларын милли биюләр һәм халык уеннары, халык иҗаты күргәзмәсе көтә.
Яр Чаллыда алтынчы ел рәттән ата-аналар өчен сынау БДИ тапшыру үткәрелә. 15 мартта өлкәннәр үз-үзләрен тикшерә һәм имтихан тотучы ролендә була алачак. Имтиханга үз мәктәбеңдә яки мәгариф идарәсендә (30-55-60) язылырга була.
16 мартта 13:00 сәгатьтә шәһәр эшмәкәрләре өчен "АЧЫК ДИАЛОГ" оештырыла, анда яңа кризис шартларында бизнес проблемалары турында фикер алышып булачак.
Яр Чаллыда 2022 елда Иветта Воронова исемендәге "Яңа исемнәр" Хәйрия фонды стипендиатларының исемнәре игълан ителде. Алар: София Балаева , Елизавета Цапкова (фортепиано), 3 нче балалар музыка мәктәбе, укытучы Марина Павловна Малюта , Таһир Гыйлемханов (баян), С.Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе, укытучы Елена Витальевна Лобанова ; Григорий Тюлеманов (аккордеон), 1 нче балалар музыка мәктәбе, укытучы Елена Витальевна Лобанова , Руслан Закиров (вокал), 13 нче балалар сәнгать мәктәбе (татар), укытучы Диләрә Әзһәм кызы Матвеева , концертмейстер Виктория Владимировна Альтергот ; Анастасия Сергеева (рәсем сәнгате), 1 нче балалар сәнгать мәктәбе, укытучы Софья Александровна Ульченко .
Бүген төзүчеләр Җәмигъ мәчетендә ике гөмбәз һәм ике ярымай урнаштырдылар. Чара Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , эре шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре генераль директорлары, мөселман активы катнашында узды.
Якшәмбе көнне Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Татарстан Республикасы территориясендә 12 мартта төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25..-28˚ градуска кадәр төшүе көтелә.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6%ка артып күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар ай саен әлеге күләмдәге пенсияне алачак.